Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чыпчыкта ветеринария пункты ачылды

Чыпчыкта участок ветеринария дәвалау йортын ачу тантанасы булды. Бу - яңа елда республикада ачылган өченче ветеринария пункты. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Биектауның ветеринария берләшмәсе начальнигы Илдус Вәлиев, район хуҗалыклары җитәкчеләре, ветеринария белгечләре, Чыпчык авыл җирлеге башлыгы...

Чыпчыкта участок ветеринария дәвалау йортын ачу тантанасы булды. Бу - яңа елда республикада ачылган өченче ветеринария пункты.

Әлеге чарада Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов, Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Биектауның ветеринария берләшмәсе начальнигы Илдус Вәлиев, район хуҗалыклары җитәкчеләре, ветеринария белгечләре, Чыпчык авыл җирлеге башлыгы Илшат Җиһаншин катнашты.

- Ветеринария пункты республика программасы буенча төзелде. Чыпчыктагысы - 2015 елга планлаштырылган 42 пунктның берсе, - диде ачылышта катнашкан Баш ветеринария идарәсе начальнигы Алмаз Хисаметдинов.

Блоклы-модульле яңа бинада биш бүлмә, аларда ветеринария аптекасы, операцияләр бүлмәсе, терлекләрне ясалма орлыкландыру пункты, мөдир кабинеты, санузел урнашкан. Биналарда җылылык та бар, су да. Биредә өч белгеч эшли. Алар барысы да тәҗрибәле ветеринар Галәметдиновлар гаиләсеннән - әтиләре һәм ике улы. Пункт мөдире Фәнил Галәметдинов, фельдшер - Фәрит Галәметдинов. Әтиләре Рәүф Гыйлаҗетдин улы биредә табиб-эпизоотолог булып эшли.

Чыпчык ветеринария участогы 24 авылга хезмәт күрсәтә. Ә болар 960 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 317 сыер, 213 баш кәҗә һәм сарыклар, 9 ат асрала торган шәхси хуҗалыклар. Әлеге хезмәт күрсәтү зонасында җәмәгать секторы һәм өч крестьян-фермер хуҗалыгы: 3400 сыерны кертеп, 8833 баш мөгезле эре терлек, 31 ат бар.

Ачылышта халык исеменнән Чыпчык авыл мәдәният йорты директоры Галина Логанина чыгыш ясады. Ул авыл өчен шундый кирәкле һәм озак көтелгән объектны төзү-дә ярдәм итүләре өчен республика җитәкчеләре, район башлыгына рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев