Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чыпчык балалары елны актив башлады

Чыпчыкта Россия укучылары хәрәкәте (РУХ) педагоглар белән бергәләп "РУХ белән бергә чаңгыга бас!" дип аталган чаңгы турниры оештырды. Балага салкынча саф һавада булырга, аны сулап, үзенә шифа алырга нәкъ менә чаңгыда шуу ярдәм итә. Мондый шөгыль организмны чыныктыра, кәефне яхшырта, эшкә сәләтне арттыра, түземлелек тәрбияли. Балалар бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр....

Чыпчыкта Россия укучылары хәрәкәте (РУХ) педагоглар белән бергәләп "РУХ белән бергә чаңгыга бас!" дип аталган чаңгы турниры оештырды.
Балага салкынча саф һавада булырга, аны сулап, үзенә шифа алырга нәкъ менә чаңгыда шуу ярдәм итә. Мондый шөгыль организмны чыныктыра, кәефне яхшырта, эшкә сәләтне арттыра, түземлелек тәрбияли. Балалар бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Аларга сокланмый да мөмкин түгел - һәркайсында күпме омтылыш, күпме чыдамлылык!
Икенче көнне Россия укучылары хәрәкәте активистларының турыдан-туры катнашында Россиядәге тыюлыклы системаның 100 еллыгына багышланган "Тыюлыклы Россиянең тере символлары" дип аталган Бөтенроссия тыюлыклы дәресе уздырылды. Дәрескә башлангыч мәктәп укучыларының барысын да чакырдылар. Кечерәк балалар хайваннар, үсемлекләрнең юкка чыга бара торган төрләре турында күп нәрсәләр белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев