Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чын егетләр Биектауда бил алышачак!

Биектауда «Сабантуй» журналы призларына көрәш ярышлары узачак. Анда 15-17 яшьлек егетләр бил алышачак. 300гә якын спортчы арасында үткәреләчәк әлеге турнир кызу булырга охшый. Җиңүчеләрне яхшы бүләкләр көтә. Беренче урын алучы егетләр турында "Сабантуй" журналында фоторепортаж басылачак. Җитмәсә, алар көрәш буенча Россия беренчелегендә дә катнашачак. Былтыр әлеге турнир Мамадыш муниципаль районында...

Биектауда «Сабантуй» журналы призларына көрәш ярышлары узачак. Анда 15-17 яшьлек егетләр бил алышачак. 300гә якын спортчы арасында үткәреләчәк әлеге турнир кызу булырга охшый. Җиңүчеләрне яхшы бүләкләр көтә. Беренче урын алучы егетләр турында "Сабантуй" журналында фоторепортаж басылачак. Җитмәсә, алар көрәш буенча Россия беренчелегендә дә катнашачак.
Былтыр әлеге турнир Мамадыш муниципаль районында оештырылды. Анда 38 команда һәм 301 спортчы катнашкан иде.
Тарихка күз салсак, яшүсмерләр арасындагы Татарстан ярышлары 1973 нче елдан бирле үткәрелә башлый. Әлеге беренчелектә 15, 16, 17 яшьлекләр арасында җиңүчеләр ачыклана. 1986 нчы елдан башлап, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй» журналы) газетасы призларына ярышлар ел саен уздырыла.
- 17-19 февральдәге ярышлар "Сабантуй" газетасы призына үткәрелә. 3-4 март көннәрендә Татарстан яшьләре призына 17-18 яшьлек егетләр арасында узачак. Болар барысы да очраклы түгел. Чөнки көрәш - ул безнең тарихыбыз, яшәешебез, культурабыз, - ди Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов.
Ярышлар Биектау бистәсендәге «Биектау» универсаль спорт залында узачак. Биектау районында көрәшкә аерым игътибар бирелә. Бу районда яшәүчеләр көрәшне йөзек кашы, дип саный. Гомумән алганда, бүгенге батырлар - «Сабантуй» журналы ярышларында чирканчык алып, җиңеп чыккан кешеләр. Вил Усманов, Айрат Гыйлаев - шундыйлардан.
«Сабантуй» журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин әйтүенчә, Биектау районында узачак турнирда жиңүче егетләр турында «Сабантуй» журналында язмалар, фоторепортажлар да басылачак. Шулай ук журналның интернет-сайтында да фото-видеорепортажларны да күрергә мөмкинлек булачак.
Әлбәттә, һәрбер спорт төрендәге кебек, көрәштә дә бары тик көчлеләр генә жиңүче калырга тиеш. Тик моңа, беренче чиратта, яхшылап әзерләнергә кирәк.
- Соңгы өч елда көрәш буенча Мамадыш районы яшьләре республикада беренче урында тора. Бу җирлектә көрәшкә игътибар бик зур. Мамадыштан Кукмара районы бары тик 2 очкога гына калыша. Ә өченче урында Актаныш районы бара, - ди Татарстанның көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин.
Бу районнардан кала, беренче унлыкка Саба, Балтач, Теләче, Балык Бистәсе, Арча, Биектау, Яшел Үзән районнары керә. Ләкин шунысы да бар: «Сабантуй» журналы призларына үткәрелгән ярышларда бу районнар арасыннан теләсә кайсысы беренче өчлеккә керергә мөмкин.
Приз фондына килгәндә, ярышларда беренче урын алган егеткә - 10 мең сум, ә икенче-өченче урын алганнарга - 8 һәм 5 мең сум тапшырылачак.
«Сабантуй» журналы уздырган көрәш турнирында җиңеп чыккан егетләр өчен «эш» моның белән генә тәмамланмый. Алар 17-18 март көннәрендә Башкортостан республикасының Стәрлетамак шәһәрендә узачак Россия беренчелегендә Татарстан җыелмасы составында катнашачак. Ә анда беренче урын алган егеткә мастерлыкка кандидат исеме бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев