Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

«Чулманның талгын җиле» Биектауны үз итте

Түбән Кама шәһәрендә «Чулманның талгын җиле” дип аталган беренче республика телевизион фестивале узды. Татарстан шәһәрләрендә һәм районнарында эшләп килә торган, җирле халыкка эфир аша көн саен туган җир яңалыкларын, якташларының хезмәт уңышлары, шатлык-көенечләре турында репортажлар җиткерә торган телевидение компанияләре ярышты ул фестивальдә.

Телевидение журналистлары үзләренең иҗат җимешләрен генә күрсәтеп калмады, ике көн дәвамында барган чарада осталык дәресләрендә катнашты, үзара тәҗрибә уртаклашты. Ә фестивальнең жюри әгъзалары 6 н о м и н а ц и я дә җ и ң ү ч е л ә р н е билгеләде. Жюри, иң беренче чиратта, журналистларның мәгълүматны бирү культурасы, сүз культурасына игътибар итте. «Репортаж» номинациясе буенча «Биектау ТВ» хәбәрчесе Энҗе Гарәфиева «Чулманның талгын җиле» статуэткасына һәм җиңүче дипломына ия булды. Энҗенең Тимофеевка авылы күперенә багышланган репортажы башка шәһәррайоннардан килгән коллегаларны гына түгел, жюри әгъзаларын да сокландырды. Нәтиҗәдә «Биектау ТВ» хәбәрчесе җиңүче дип табылды.

“Журналист теге яисә бу темага репортаж әзерләгәндә аны фестивальдә катнашу максаты белән әзерләми, әлбәттә. Аның эш көне бик тыгыз. Бер вакыйгадан кайтасың, аны тиз генә эфирга әзерлисең дә, икенчесенә чыгып китәсең. Кыскасы, конвейер системасы. Йөзек кашына тиңләрлек сюжетлар эшләргә вакыт та юк. Әмма булган материалны тамашачыны җәлеп итәрдәй итеп эфирга тапшыру - талант эше. Без - жюри әгъзалары - нәкъ менә шул талантларны ачыклауны үз алдыбызга максат итеп куйдык та инде”, - ди фестивальнең жюри әгъзасы Юлия Шустрая.

«Биектау ТВ» компаниясе тагын бер номинациядә икенче дәрәҗәле дипломга ия булды.

- “Татлы” номинациясенең икенче һәм өченче урыннарын кайсы компанияләргә бирик икән дип озак бәхәсләштек. Миңа, мәсәлән, «Биектау ТВ» телекомпаниясе журналистларының һәр сюжетка иҗади якын килеп эшләве ошады. Икенче урынга бары тик биектаулылар гына лаек дигән күмәк фикергә килдек, - ди «Чулманның талгын җиле» телевизион фестиваленең жюри әгъзасы Равил Мукменов.

Беренче республика телевизион фестивалендә Татарстанның 25 телекомпаниясе, йөзгә якын журналист катнашты.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев