Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чүп-чар аулыйбыз

Апрель аенда, экологик икеайлык башланган көннәрдә, "Биектау хәбәрләре" газетасы "Чүп-чар аулыйбыз" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Бәйгенең төп максаты район территориясендә тиешсез урыннарга чүп ташлаган кешеләр һәм тәртипсезлекләр турында мәгълүмат туплау иде. Күптән түгел Биектау авылында яшәүче кешеләрдән фотоматериаллар килеп иреште. Аларда Отрадная урамы башына, күл буендагы чокырга ташланган...

Апрель аенда, экологик икеайлык башланган көннәрдә, "Биектау хәбәрләре" газетасы "Чүп-чар аулыйбыз" дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Бәйгенең төп максаты район территориясендә тиешсез урыннарга чүп ташлаган кешеләр һәм тәртипсезлекләр турында мәгълүмат туплау иде.

Күптән түгел Биектау авылында яшәүче кешеләрдән фотоматериаллар килеп иреште. Аларда Отрадная урамы башына, күл буендагы чокырга ташланган чүп өеме тасфирланган. Өем тиз янучан матдәләрдән: кәгазьдән, пластик шешәләрдән, коры үләннәрдән гыйбарәт. Бер очкын җитә - янәшә тирәдәге өйләрне ялкын чорнап алырга мөмкин.

Биектау авылы мәктәпләре укучыларына да авылның экологик проблемалары бик яхшы таныш. Кохоз урамы биләмәләрендәге буаларны алар үз күзәтчелегенә алганнар. Алар атна саен биредә чүп-чар җыялар. Укучылар чүп-чарны капчыкларга тутырып баралар, капчыкларны махсус хезмәт күрсәтүче машиналар төяп алып китә һәм тиешле урынга урнаштыра. Яшь экологлар буа төпләрен шешәләрдән чистарталар, куак араларына ташланган кәгазьләрдән, төрле чүп-чардан арындыралар. Буа санитар таләпләргә туры килерлек итеп чистартыла. Укучылар шундый аяныч хәлгә дә дучар була - биредә үле балыклар да очрый.

Район үзәгенең башка территорияләрендә дә шундый ук хәл. Биектау тимер юл станциясе бистәсендәге Кормаковка күле тирәсен чистарту буенча күптән түгел шимбә өмәсе уздырылган иде. Аны Пионерлар урамында яшәүче халык белән бергәләп мәктәп укучылары оештырды. Өмәчеләр ул көнне тоннага якын чүп-чар җыйды.

"Чүп-чар аулыйбыз" акциясе дәвам итә. Үзегезнең янәшә-тирәдә экологик хилафлыкларга тап буласыз икән, фотога төшереп, безгә хәбәр итегез. Фото һәм видеоматериалларны безнең электрон адреска җибәреп була: vgora-vesti@mail.ru, телефоныбыз: 2-36-48. Редакция акциядә актив катнашкан кешеләргә призлар да әзерләде.

Тагын шуны да исегезгә төшерәбез, ТР экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстанда экологияне саклау өлкәсендә хокук бозу фактларын хәбәр иткән кешене 1,5 мең сум акча белән бүләкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев