Чистартабыз, җыештырабыз...
Язның шушы көннәрендә авыл җирлекләре, район оешмалары һәм учреждениеләре территорияләрен кыш буена җыелып килгән чүп-чардан арындыралар, җыештыралар һәм тәртипкә китерәләр. 21 нче апрельдә район күләмендә ел да уздырыла торган өмә булачак. Узган шимбәдә санитария-экология комиссиясе белән административ комиссия Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә Биектау авылының Зур Кызыл урамында...
Язның шушы көннәрендә авыл җирлекләре, район оешмалары һәм учреждениеләре территорияләрен кыш буена җыелып килгән чүп-чардан арындыралар, җыештыралар һәм тәртипкә китерәләр.
21 нче апрельдә район күләмендә ел да уздырыла торган өмә булачак. Узган шимбәдә санитария-экология комиссиясе белән административ комиссия Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендә Биектау авылының Зур Кызыл урамында булдылар. Гомуми күренешне ямьсезләп торучы тузган сигез йорт буенча карар кабул итәргә кирәк. Биектау авыл җирлеге башлыгына, полициянең участок вәкиленә, күзәтү органнарына бурычлар йөкләнде. Алар нигездә шәһәрдә яшәүче, ә бу иске корылмаларын дача итеп кенә файдаланучы йорт хуҗалары белән сөйләшү-аңлату эшләре уздырачаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев