Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чисталык һәм матурлык тырышлыктан килә

«Биектау» хәбәрләре" газетасының алдагы саннарында Биектау районында машиналар йөри торган олы юл кырыйларын карап, чистартып, яшелләндереп, санитар-эпидемиологик һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап биререлек итеп төзекләндереп тору төрле предприятие һәм оешмалар карамагына тапшырылганын хәбәр иткән идек инде. Чит илдә һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә кулланыла торган әлеге алымны Биектауда да кулланып карарга...

«Биектау» хәбәрләре" газетасының алдагы саннарында Биектау районында машиналар йөри торган олы юл кырыйларын карап, чистартып, яшелләндереп, санитар-эпидемиологик һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап биререлек итеп төзекләндереп тору төрле предприятие һәм оешмалар карамагына тапшырылганын хәбәр иткән идек инде.

Чит илдә һәм Россиянең кайбер төбәкләрендә кулланыла торган әлеге алымны Биектауда да кулланып карарга булдылар. Халыкара тәҗрибә күрсәткәнчә, атнага бер тапкыр уздырылган читарынудан соң территорияләр гөл-бакчага әйләнәчәк. Быелгы җәйдән башлап, Биектау тимер юл станциясе, Биектау авылы, Тимофеевка, Каменка авыллары аша үтә торган һәм аларны бер-берсе белән тоташтыра торган автомобиль юллары буендагы мәйданнар шефлыкка алынды. Нәтиҗә озак көттермәде. Һәрвакыт карап, чистартып, төзекләндереп торганда үзебез яши торган җирдә дә тәртип урнаштырып була икән. Биектау районы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Дамир Шәйдуллин сүзләренә караганда, җаваплы предприятие һәм оешмалар тиешле эшләрне барлык таләпләргә туры китереп башкардылар. "Татэнергосбыт" оешмасы "Татметалл"га борылу юлыннан М-7 юлы аермасына кадәр территорияне тәртипкә китерделәр. Әйтергә кирәк, алар үзләренә тапшырган эшне районның барлык предприятиеләренә үрнәк итеп күрсәтерлек дәрәҗәгә җиткерделәр", - ди Башкарма комитеты рәисе урынбасары.

Район үзәге мәйданы да үзәккә урнашкан оешмаларга бүлеп бирелгән иде. Мәгариф бүлеге һәм авыл хуҗалыгы идарәсе хезмәткәрләре районның административ бинасы тирәсен тәртитә тоталар. Хезмәткәрләр атнаның билгеле бер көнендә иртән, яисә кич белән берәр сәгать үзенә бүленеп бирелгән җирне чистартып, төзекләндереп торалар.

Шунысын да әйтергә кирәк, сезон ахырында, төгәлрәге, 20 августта, һәр оешма үз территориясендә башкарган эшләр турында хисап тотачак һәм җиңүчеләр билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев