Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чернышевкага килделәр

Авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары агымдагы атна башында Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Га-ләүтдинова җитәкчелегендә Чернышевка авыл җирлегендә булдылар. Бирегә килүнең максаты - тәмәке тартуны тыю турындагы законның авыл җирлеге территориясендә ничек тормышка ашырылуын күзәтү. Җәмәгать биналарына һәм аларның якын-тирәсенә искәртү билгеләре куелган. Ә инде әлеге мәсьәләгә кагылышлы документлар,...

Авыл җирлекләре башлыклары һәм секретарьлары агымдагы атна башында Биектау муниципаль районы башлыгы урынбасары Ләйсән Га-ләүтдинова җитәкчелегендә Чернышевка авыл җирлегендә булдылар.

Бирегә килүнең максаты - тәмәке тартуны тыю турындагы законның авыл җирлеге территориясендә ничек тормышка ашырылуын күзәтү. Җәмәгать биналарына һәм аларның якын-тирәсенә искәртү билгеләре куелган. Ә инде әлеге мәсьәләгә кагылышлы документлар, элмә такта-игъланнар кую кагыйдәләре, авыл җирлеге чыгарган карарлар турында җирлекнең үзендә тулырак мәгълүмат алырга мөмкин.

Күчмә киңәшмәгә җыелучылар Чернышевка авылы урамнарыннан уздылар, мәдәният йортында, балалар бакчасында, мәктәпнең спорт залында булдылар, бу объектларны тәртиптә тоту проблемалары турында шушы учреждение-ләрдә эшләүчеләр белән сөйләштеләр.

Җирлектә йөргән вакытта тузган корылмаларны сүтү мәсьәләсе дә кузгатылды. Чернышевка авыл җирлеге башлыгы Фидаил Нигъмәтҗанов күп квартиралы йортларда яшәүчеләрнең, яңа койма тотып һәм чәчәк түтәлләре ясап, сарай тирәләрен ничек ямьләндереп җибәрүләре турында сөйләде һәм аларны күрсәтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев