Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чернобыль фаҗигасе китергән зыянны бетерүдә катнашкан ликвидаторлар алдында башыбызны иябез

26 нчы апрельдә радиация аварияләрендә һәм фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алдылар. Бу көн 1986 нчы елны атом электр станциясендә булган авария китергән бәлаказаларны бетерүдә һәлак булганнарны хөрмәтләп искә алуга багышланды. 26 апрель төнендә Чернобыль атом электр станциясенең дүртенче энергоблогында турбогенераторны сынау чаралары уздырыла.

Планда күздә тотылган эшләрне башкарганда 190 тоннага якын радиоактив матдә һавага тарала. Станциядә башланган янгын ике атналап дәвам итә. Ул көннәрдә авария китергән зыянны бетерүдә йөз меңләгән безнең солдатлар һәм Үзбәкстаннан килүчеләр катнаша. Дөбьяздан Рәфгать Нурмөхәммәтов та вакыйгаларның нәкъ үзәгенә барып эләгә. Без аның белән шул дәһшәтле төндә булган хәлләр турында сораштыру өчен очраштык.

1986 елның 26 апреле - замандашлар хәтерендә кайгы-хәсрәт, тиңдәшсез батырлык һәм геройлык гәүдәләнеше булып мәңгегә сакланыр. Бу көнне Дөбьяз авыл җирлеге хезмәткәрләре техноген катастрофа китергән бәлаказаны бетергәндә күрсәткән фидакарьлеге өчен авылдашлары Рәфгать Нурмөхәммәтовка рәхмәт белдерәләр. Ул беренче көннәрдә әлеге фаҗига китергән зыянны мөмкин кадәр тизрәк бетерергә тырышучылар арасында булган.

Станциядә авария булуы турында рәсми рәвештә бары тик 28 нче апрельдә генә игълан итәләр. Белгечләр мондый хәлнең килеп чыгуында станция операторларының гаебе булуын яшермиләр. Иң элек авариядән саклау кнопкасына бассаң, реактор туктап калырга тиеш була, ә ул кыза гына бара. Әлеге төзексезлекне бетерергә меңләгән кеше җәлеп ителә.

- Авария нәтиҗәләрен бетерергә 30 яше тулганнарны һәм 2-3 баласы булганнарны чакырдылар. 30 яше тулмаганнарны кире кайтардылар. Миңа ул вакытта 31 яшь иде, - дип искә алды ул чактагы вакыйгаларны Рәфгать Нурмөхәммәтов.

Кулында повестка. Заводта монтажчы булып эшләгән ел. Заводтагы эше туктатыла, хәрби комиссар аны медкомиссиягә алып китә.

- 50 кешене Славутич шәһәренә җибәрделәр. Безгә 6 айга төзелешкә барасыз, дип әйттеләр. Әмма юлда барганда безнең янда булган хәрбиләр башта Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерергә керергә кирәк булачак, дип ачыклык керттеләр, - дип дәвам итте сүзен Рәфгать Нурмөхәммәтов.

Керәләр. Аварияне бетерүдә чиратлап катнашалар. Радиациянең рөхсәт ителгән нормасын алган солдатларны “тыныч тормыш”ка озаталар. Рәфгать отрядының чираты җитә. Алар үзләренә кадәр эшләгән ликвидаторларны алыштыралар һәм техноген катастрофадан коткару алар җилкәсенә төшә.

Көн саен дозиметр белән тикшереп торалар. Андагы хәлләрне противогазның силикат пыялалары аша гына карарга ярый. Озаклап эшләргә ярамый. Иң күп дигәндә дә - 2 минут. Рәфгать 4 нче блокны эчке ягыннан тулысы белән күрә. 33 көннән аны өенә кайтарып җибәрәләр.

Нур авыруы ликвидаторларның сәламәтлеген нык какшата һәм аларның күбесе өйләренә түгел, хастаханәләргә кайталар. Рәфгать могҗиза белән генә исән-имин кала. Чернобыльнең сәламәтлегендә чагылмавына үзе дә гаҗәпләнә. Хәер, өйләренә кайтканнан соң ликвидаторларның кинәт тазарып китүләрен исенә төшерде. Рәфгать үзе дә ул чакта 82 килограммга җитә. Июль аенда аңа 65 яшь тулачак. Иң борчыганы - йөрәк һәм кан басымы уйнау. Якыннары: сөекле хатыны, улы белән кызы һәрчак янәшәсендә. Бүгенге көндә авария хәтерләрдә генә саклана. Хәзер гадәтләнгән тормыш дәвам итә - яшелчә, җиләк-җимеш үстерә торган бакча һәм икесе дә Мишка кушаматлы ике үгез. Ликвидаторның тормышы үз җае белән бара.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев