Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Челтәрле бизнесның икенче ягы: «БАДлар эчеп, сәламәтлегемне бетердем»

Тәсмия апа турында инстаграмдагы төркемнәрдә белем алдым. Челтәрле бизнеска кагылышлы постлар астындагы йөзләгән комментарий арасында аның җан авазы да ярылып ята.

«Бер челтәрле компанинең БАДларын, биодроннарын эчеп агулануымны кешеләргә җиткерәсем килә. Ашказаны-эчәклек трактын бозып бетердем, хәзер табиблар яныннан кайтып кергәнем дә юк, укол белән система алудан башым чыкмый. Башкалар минем хатамны кабатламасыннар, аларны эчмәсеннәр», — дип язган ул. Аның сүзләренә ни халыкның, ни челтерәвикләрнең әллә ни исе китмәгән, йөзләгән комментарий арасында күмелеп калган. Шундук Тәсмия апа белән танышырга теләвемне белдереп яздым, телефон номерын сорадым. Шулай итеп танышып, аралашып киттек.

Тәсмия апага 54 яшь, Казахстанның Алма-Ата шәһәрендә тора. Башта татар җырлары белән кызыксынып, инстаграмда теркәлгән ул, җырчыларга язылган. Шуннан мөхтәрәм җырчыларның — Алсу һәм Азат Фазлыевларның челтәрле компания продукциясен күккә чөеп мактаганын күреп: «Җырчылар юньсез нәрсәне болай тәкъдим итмәс», — дип биодронны әнисенә алып карарга булган. Тик 85 яшьлек әнисенә биргәнче, беренче тәҗрибәне үзендә үткәргән.

«БАДлар эчкәч, шешенергә тотындым»

— Ул компания хәзер бөтен җирне басып алды, аны Казахстанда да саталар, — дип сүзен башлады Тәсмия апа. — Ләкин Казахстан менеджерлары гел бүтән төрле эшли. Алардан бу продукцияне сорап барсаң да, башта анализларыңны, авыруларыңны сорыйлар, яхшылап өйрәнәләр. «Сезгә монысы кирәк түгел», — дип тә әйтергә мөмкиннәр, бәйләп такмыйлар.

Ә Татарстандагы сатучылар чегәннәр белән бер. Яшенә-картына, гап-гади төчкерүдән башлап, рак һәм коронавирус белән чирләүчеләргә хәтле шушыларны эчәргә кыстыйлар. Буең белән авырлыгыңны гына сорыйлар да, шуның белән вәссәлам. Эч тә эч! Аларга акча китер!

— Тәсмия апа, ни өчен организмыгызны шушы әйберләр белән чистартырга булдыгыз? Аңарчы сезне ниләр борчый иде?

— Ни өчен аларда тукталуымны әйтә дә алмыйм, шайтан котыртуы гына, дим. Югыйсә, сау-сәламәт кеше идем, үз гомеремдә ныклап авырган чакларымны да алай хәтерләмим. Гаиләбез белән спорт белән шөгыльләндек, эчкәнебез, сүгенгәнебез юк, хәрәкәтчәннәр. Ул вакытта үземдә хәлсезлек тоя идем, эштән арыганга шулай булгандыр. Чөнки өч ел отпусксыз эшләдем, юньләп ял иткәнем дә юк иде. Соңыннан табиблар әйтүенчә, миңа бу очракта витаминнар эчү дә җитәсе булган. 

— Детоксны кайчан эчә башладыгыз? Күпме эчтегез?

— Августта кызыксына башладым. Ләкин ул компаниянең Алма-Атадагы кибетләренә өч тапкыр бардым — өчесендә дә бикле булып чыкты. Дүртенчесендә генә ачык чагына туры килдем. Хәзер уйлыйм, аны шул гомер туры китерә алмавым да өстән җибәрелгән бер билге булгандыр, борылып кына китәсе калгандыр. Югыйсә, ирем дә, балаларым да организмны алай чистартуыма каршы иделәр, моны баштан ук лохотрон дип атадылар. Шулай итеп, Резеда Шәрипова дигән кеше астына теркәлеп, 7 октябрьдә аенда детокс эчәргә тотындым.

Беренче көннәрдә энергиянең нык артканын сиздем. Мин болай да йөгереп кенә йөри торган кеше, ә детокстан соң очып кына йөрдем. Аның составында нәрсә икән, ничек шундый нәтиҗә булган дип уйлыйм хәзер. Ләкин җиденче көнне миндә сару кайнау, эч кату, ялкынсыну кебек проблемалар башланды. Кыскасы, ашказаны-эчәклек трактына зыян салуымны аңладым. Моны үземнең наставнигыма әйткәч, ул миңа: «Бу идеаль продукт, зарланган кешене беренче тапкыр ишетәм. Сезнең авыруларыгыз ялкынсыну аша чыга, флексбокс та эчегез», — дип киңәш итте.

Мин, юләр, аны тыңладым. Флексбокстан соң бөтен тәнем шешенергә тотынды, котым алынды… Бу дәвалауны туктатканга инде айлап вакыт үтте, ләкин организм кире үз хәленә кайтырга уйламый да. Күз күремем бозылды, тиз арыйм, йөри алмыйм, 6-7 килога ябыктым, ялкынсынуларны бетереп булмый, кан басымым төште. Нинди генә чирләрем юк! Һәр иртә исән булуыма сөенә башладым.

— Табиблар үзегезне сүккәндер инде?

— Шушы ике айда инде күпме табибта булдым, яхшы гастроэнтерологларга йөри башладым. Алар барысы да бу хәлләргә шаккатты. «Кешенең әз генә саруы кайнаса да, ашказанында кечкенә проблема булса да, организмны бу рәвешле чистартырга ярамый. Тагын эчсәгез, теге дөньяга китә идегез», — диештеләр. Сатучылар бу әйберләр организмны йомшак кына чистарта дип әйтә, чынлыкта ул минем бөтен файдалы микрофлораны юып бетергән һәм чирдән мантый алмавым да шул сәбәпле. Ә продукциянең составына килгәндә, аның нәрсә икәнен кем белеп бетергән соң? Анда язылган сүзләрнең барысы да дөрес дип кем ышандыра ала?

«Алар күп нәрсәне күз буяу өчен эшлиләр»

— Наставникларыгызга сәламәтлегегезгә зыян килүне әйттегезме? Алар ярдәм итәргә тырыштылармы?

— Иң гарьләндергәне дә шул булды. Азат Фазлыевның инстаграмдагы битендә кичерешләремне язгач, ул миңа: «Нигә монда теләсә нәрсә язып утарасыз, минем язылучыларымны куркытасыз бит», — диде дә мине «кара исемлек» кә тыкты. Соңыннан туры эфирларында мине дә телгә алган, «аның элеккеге чирләре булган», дигән. Имеш, минем авыруыма аларның продукциясенең катнашы юк.

Үземнең наставнигым Резеда Шәриповага да хәл-әхвәлемне сөйләдем, аннан әллә ни тынычландырырлык сүзләр ишетмәдем. Шулай ук бөтен җирдә блогка куеп бетерде. Хәзер мин әлеге компаниянең чатларына керә алмыйм.

Аннан челтерәвикләргә каршы көрәшүче Альберт Шакиров турында белеп алдым, бүген ул — татар дөньясында мин ышанган бердәнбер кеше. Аңа Аллаһы Тәгалә исәнлек-саулык бирсен! Үземнең милләттәшләремне мине шулай төп башына утыртуына нык эчем пошты, үзеңнекеләргә ышанасың бит инде. Казах табиблары да: «Кем сезне шушы көнгә калдырды?» — дип сорагач, «Татарлар», — дидем.

— Алар нинди дәвалау юллары вәгъдә иткән иде соң?

— Әлеге компания продукциясе белән дәвалану дүрт баскычтан тора. Беренчесендә детокс дигәнен эчәсе, ул эчәклекне чистарта, ябыктыра, паразитларны чыгара дип санала. Икенчесендә биодронга тотынабыз, монысы бавырга. Шуннан соң дефендр бөерләрне чистартырга тиеш, ягъни бәвел кудыра. Барысын да эчеп чыккач, организмга файдалы матдәләр урнаштыру өчен флексбокс эчәсе. Моннан тыш, омега-3, мультивитамин, иммунобокс дигән әйберләре дә бар. Сатучылар боларның барысын «кейс» дип атый. Мин беренче һәм дүртенче адымны гына үтәдем булып чыга инде.

— Аңлавымча, сез үзегез дә шул компаниягә теркәлгәнсез. Аның эшләү схемасы турында сөйләгез әле.

— Әлеге компаниягә керсәң, җиңел генә, бернинди кертемнәрсез акча эшли башлыйсың, дип шапырыналар. Чынлыкта алай түгел. Бу компания продукциясе үзләренең акча берәмлекләрендә санала. Син анда теркәлгән очракта да, картаң актив булсын өчен үзеңә 70 пивига әйбер сатып алырга тиеш. Мәсәлән, ялгышмасам, детокс 20 пивига тора, 2590 сум. Аңа өстәп, тагын берничә әйбер алырга кирәк дигән сүз.

Синең товарың җитеп, картаң актив булса, наставнигыңа бер мең сум акча килә. Һәр кергән кешедән бер мең сум. Шуннан соң сиңа 200 пивигалык әйбер алырга кушалар, аннары үзең дә акча эшли башлыйсың, имеш. «Ирең, балаларың, әниең эчмәде әле, ал, акция бара», — диделәр миңа. «Бүтән алырлык акчам юк, файдасын күрмәдем», — дидем.

— Челтәрле бизнеста сатучылар үзләрен череп баеп беткән, акча эчендә йөзә торган кешеләр итеп күрсәтә. Бу чыннан да шулай микән?

Реклама

— Күп нәрсә күз буяу өчендер дип уйлыйм. Дубайга барулары белән мактандылар, арада берсе «үз акчабызга бардык» дип ычкындырды. Заводларга да, гадәттә, бер үк кеше йөри, зумнарны да бер үк кешеләр төшерә. Кеше күрсен дип, алар бик шау-шулы чаралар үткәрергә яраталар. Казандагы «Корстон» да, оешманың офисында җыелалар, әле концерт та уздырдылар. Коронавирус вакытында бөтен җир ябык булганда да, алар җыелдылар. Моны үзләре: «Югарыда утыручы танышларыбыз һәм билгеле шәхесләр ярдәме белән безгә рөхсәт итәләр», — дип аңлаттылар.

— Әлеге әйберләрне сатучылар, өстәрәк торучы артистлар үзләренең балаларына биодрон эчерткәннәренә ышанасызмы?

— Юк, ышанмыйм.

— Сезнең кебек сәламәтлегеннән зарланучылар тагын бармы икән? Үзара аралашып тормыйсызмы?

— Шушыларны эчкәннән соң ирем ныклап авырды дип, үземә бер кеше язды. Иптәш кызым коллагеннарын эчте һәм бик каты аллергиясе башланды. Ул астма белән авырый, аңа мондый әйберне бөтенләй эчәргә ярамаган.

— Сезнеңчә, мондый продукцияне кемнәр сатарга тиеш?

— Медицина юнәлешендә белеме булган, бераз башы эшләгән кеше бәлки дөрес киңәшләр биреп, кемнәрнедер агуланудан саклап калыр иде. Ә хәзерге лидерлар продукцияне сатуга зуррак басым ясый. Бу дөрес түгел дип саныйм, монда корбаннар саны артырга мөмкин бит. Киләчәктә БАДлар сату контрольгә алынсын иде. Ул продуктлар намуссыз, оятсыз кешеләр кулында булмасын, — дип сөйләде Тәсмия апа.

«Безгә дә акча күктән яумый»

Тәсмия апа белән сөйләшкәннән соң әлеге челтәрле бизнес продукциясен актив сатучы кеше, җырчы Азат Фазлыевка шалтыраттым. Азат башта Тәсмия апаны шәхсән белмәвен, аның башка кеше астында эшләвен, бу проблемадан хәбәрдар түгеллеген әйтте. Шулай да, озак сөйләшә торгач, ачылып китте ул.

— Сезнең ул кешене күргәнегез бармы? Аның безнең продукцияне эчкәч авыруына нинди дәлилләр бар? Анализ нәтиҗәләрен, безнең наставниклар белән аралашу скриншотларын җибәрдеме? — дип сорауларын бирде Азат. — Без аңа барысын да аңлаттык, үзем компаниянең «кайнар линия» се номерын, юридик бүлек телефоннарын җибәрдем. Безнең яктан аңа ярдәм булды, ә ул һаман киреләнә, бөтен җиргә безне яманлап яза.

— Кешегә продукциягезне сатканда аның авыруларын исәпкә аласызмы? Күп кешегә килешкән әйбер дә берәүгә ошамаска мөмкин бит.

— Кеше, гадәттә, табибта тикшеренә, үзендә аллергия бармы-юкмы икәнен белеп тора бит инде. Безнең продукциянең составын укып, анда үзендә аллергия китереп чыгарырга мөмкин булган кушылманы ачыклау да катлаулы түгел. Без саткан әйбер — биологик актив өстәмәләр (БАДлар), үләннәр җыелмасы, ә дару түгел. Аны үзебез дә актив кулланабыз. Туганнарыбыз, Алсуның әнисе файдасын нык күрде. Меңләгән кеше файдасы турында гына сөйли. Ә сез әйткән ханым — бердәнбер зарланган кеше. Бу мәгълүматның дөреслеге дәлилләнмәгән бит әле. Минем шәхсән ул кешене күргәнем юк…

— Шулай да, Азат, сезне күбрәк җырчы итеп күрәсе килә, челтәрле бизнеста эшләүче итеп түгел. Моның белән ныклап мавыгып, артистлык эшегез аксый бит…

— Без ул юнәлештә дә нык эшлибез, җырлар яздырабыз. Дөресен әйткәндә, хәзер артист булып әллә ни акча эшләп булмый. Бу пандемия белән 400 меңгә якын акчамны югалттым, аны миңа беркем дә кире кайтармый бит. Ә болай эшләп торганда акча керә дә минем тагын яңа җырлар яздырырга мөмкинлегем туа.

Аннары, без генә түгел, бөтен җырчылар параллель рәвештә ниндидер бизнес белән шөгыльләнә. Кемдер казылык сата, кемдер ипи пешерә… Бу да шундый ук традицион бизнес, безгә акча күктән төшми, салымын да түләп барам. Ә продукциягә мин, кабатлап әйтәм, 100 процент ышанам. Сез яхшы нәтиҗәләрне дә күрегез, бер тискәре мисалны гына язмагыз. Без бүгенге көндә популяр, кулланучыларыбыз күп, шуңа да язасыздыр инде, бер дә «Орифлейм» яки «Амвей» кебек челтәрле бизнесны язмыйсыз, алар да БАДлар сата бит, — диде Азат Фазлыев.

Табиблар ник курка?

БАДларның организмга зыяны һәм файдасы турында белешергә теләп, берочтан Тәсмия апаның ситуациясенә ачыклык кертим дип, табиблардан да аңлатма сорарга булдым. Казанның шәхси клиникаларының берсендә эшләүче гастроэнтерологка шалтыраттым, тик ул никтер аңлатма бирүдән баш тартты.

Аннан Республика клиник хастаханәсенә шалтыраттым, анда исә бу сораулар күбрәк токсикологка кагыла дип, тагын бордылар.

Казанның 7нче хастаханәсенең баш токсикологы Алия Насыйбуллина белән элемтәгә керергә теләп, аларның матбугат үзәгенең номерын җыйдым. Башта хезмәттәшлек итәргә бик теләп ризалашкан кебек иде дә, әмма сүз күбрәк билгеле бер челтәрле бизнес продукциясе турында да баруын белеп алгач, алар суга төшкәндәй юк булдылар. Ике көн көттергәч, андагы матбугат үзәге белгече Гөлнара Тимуршинадан: «БАДлар белән агулану очраклары теркәлмәгән диярлек, шуңа күрә без сезгә комментарий бирмибез, бүтән белгеч табыгыз», — дигән җавап килде.

Инде нишләргә? Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат сәркатибе Рания Сабированың номерын җыйдым. Ул исә сорауларымны язмача җибәрергә кушты, тик аларга җавап биреп, үз вазыйфасын башкарып торуны кирәксенмәде. Сораулар һавада асылынып калды.

Бу ситуациядә мине иң гаҗәпләндергәне — челтәрле бизнес продукциясе дип авыз ачуга күпләрнең шым булуы. Казан хәтле Казанда шул турыда авыз ачып сүз әйтерлек бер табиб таба алма әле! Кара чәйнең, кофеның, конфетның нинди зыяны булуы турында кат-кат язалар, сөйләп туя алмыйлар, аның өчен беркем судка да бирми, куркытмый да. Ә детокс белән биодроннарга тел-теш тидерүче юк, алар гына сөттән ак, кардан пакь икән, имеш.

Ни өчен шул дәрәҗәдә куркалар соң? Моңа аңлатма табу өчен ерак йөрисе юк. Моннан якынча 20 ел элек Казан телеканалларының берсе мәче ризыгы турында файдасыз дип сөйләгәч, аннан суд юлын шактый таптарга мәҗбүр була. Нәтиҗәдә, әлеге ризыкка бер ел реклама бирергә мәҗбүр итәләр аны — суд шундый карар чыгара. Шундый ук челтәрле бизнес компанияләрнең тагын берсе һәм федераль телеканал тирәсендә дә ыгы-зыгы булды. Телеканал тәнкыйтьләп чыккач, аларны судка бирделәр һәм оттылар. АКШта Гербалайфны финанс пирамидасы дип гаепләгәннәр иде, ул вакытта компания зур акчалар түләп, эшне судка җиткермичә туктатып калды. Боларны заманында колагына киртләп куйган кешеләр бүген авызын чамалап ача, билгеле. Чөнки челтәрле бизнес артында зур кешеләр, зур акчалар, шул сәбәпле зур мөмкинлекләр дә торырга мөмкин.

Шулай да, гади кешегә төп киңәш шул: организмын чистартыр, БАДлар кулланыр алдыннан яхшылап уйлагыз, табиб белән киңәшләшегез, тикшеренегез. Соңыннан сәламәтлекне кире кайтару өчен көннәр түгел, еллар буе табиб сукмагы таптарга туры килергә мөмкин. Тәсмия апа очрагы күпләр өчен сабак, җиде кат уйларга бер сәбәп булсын иде.

Источник

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев