Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Чаң авазы ни турында сөйли?

28 июль Россия Федерациясендә Русьне чукындыру көне буларак билгеләп үтелә. Бу вакыйга борынгы Русь дәүләтенең үсешенә, аның рухиәхлакый нигезе барлыкка килүенә әһәмиятле йогынты ясаган.

Бу көнне һәр елны Тат а р с т а н п р а в о с л а в и е гыйбадәтханәләренең барысында да, шул исәптән, Биектау районында да берьюлы чаң кагалар. Быелгы бәйрәм акциясе көндезге 12дә башланды. Чаң тавышы православиенең шушы җирлектә булуы мөһим шаһиты сыйфатында кабул ителә, шулай ук гыйбадәт кылуга чакыру булып тора.

Артем Крутяков Николай Чудотворец чиркәвендә 5 ел инде чаң кага. 2016 елда, чиркәү яңадан төзекләндерелеп сафка баскач та, анда бер генә чаң була. Артем чиркәүгә тагын 5 чаң куйдыруга ирешә һәм бүген биредә төрле аһәңле чың яңгырый.

“Соңгы елларда чаң сугучыларга кытлык башланды. Без бик аз. Хәтта шәһәрдә дә алар 3-4ләп кенә исәпләнә. Мин үзем, мәсәлән, Казанда чаң сугучылар мәктәбен эзләп йөрдем. Кызганыч, андый эшкә беркайда да өйрәтмиләр икән. Николай Чудотворец чиркәве рухание миңа ышана: “Син чаңнар таптың, үзең чаң да кагарга өйрән инде”, - диде. Шулай булып чыга инде. Чаңны да үзем кагам”, - ди Артем Крутяков.

Артем чаң кагу үзенчәлекләре турында язылган китапларны укый, башка чиркәүләрдән яңгыраган аһәңне тыңлый, үзенең коллегалары белән аралаша. Бүген инде Артемның үзенә генә хас кагу алымнары бар. Һәр чаң кагучының үзенең уставы була. Ул шул устав кысаларында гына эшләргә тиеш. Әлбәттә, шәхси импровизация дә рөхсәт ителә.

Артем Крутяков сүзләренә караганда, чаң кагу бик зур физик әзерлек таләп итә торган шөгыль. Чаң какканда куллар, аяклар һәрвакыт хәрәкәттә була. Алар арый. Әмма Артем, үзенең төп эше дә булуга карамастан, чаң кагу кебек игелекле эшне бик теләп башкара. Чөнки чаң тавышы кәефне яхшырта, эчке энергия бирә, күңелне чистарта.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев