Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйрәм вакытында хәвефсезлек чараларын онытмыйк

Бу атнада Биектау районында пиротехника эшләнмәләрен куллануга бәйле гадәттән тыш хәлләрне булдырмауга юнәлтелгән профилактик рейдлар башланды. Рейдларны Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәлаказа нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының Биектау районы бүлеге хезмәткәрләре оештыра.

Кибет киштәләрендә Яңа ел бәйрәмендә күңел ачу өчен җаның ни тели - барысы да бар. Алар арасында төрле фейерверклар, бенгаль утлары, питардалар һәм башкалар бар. Хәтта 30 мең сумлык салютлар да сатыла. Аларның капларына дөрес куллану кагыйдәләре дә язылган. Әмма проблема анда гына түгел, иң мөһиме маркировка, яраклылык сертификаты һәм саклау вакыты күрсәтелгән документ булырга тиеш. Мондый төр товарны бары тик 16 яшьтән өлкәнрәк кешеләр генә алырга хокуклы.

“Безнең кибеткә 10-11 яшьлек малайлар килгән иде. Мин аларга мондый товарны балаларга сату тыелганын һәм ни өчен тыелганын да аңлаттым. Соңыннан балалар әти-әниләре белән килделәр”, - ди пиротехник материаллар сатучы Гөлназ Иванова.

Рейд барышында янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре эчке эшләр бүлеге вәкилләре белән бергәләп кибетләрдә сатыла торган пиротехника продукциясенең сертификатлары булу-булмавын тикшерделәр, пиротехник материалларны санкцияләнмәгән, легаль булмаган урынннарда сату фактларын барладылар. Искәртеп үтәбез, пиротехника әйберләре ваклап сату кибетләрендә, кибет бүлекләрендә, павильоннарда һәм киоскларда сатылырга тиеш.

“Бүгенге рейд барышында закон бозу очраклары табылмады, - дип билгеләп үтте Биектау районы күзәтү эшчәнлеге һәм профилактик эшләр бүлеге башлыгы Алексей Разгулов. - Әмма без рейдларны алга таба да дәвам итәчәкбез. Биектау районы территориясендәге пиротехника сату объектларын сайлап алып, Яңа ел бәйрәме көннәрендә көтмәгәндә генә аларга визит ясаячакбыз. Cатыла торган пиротехника продукциясенең сертификатлары булу-булмавын, тиешле таләпләргә җавап бирүбирмәвен тикшерәчәкбез”.

Сүз уңаеннан шуны да билгеләп үтәргә кирәк, тыелган урыннарда фейерверклар, салют, пиротехник эшләнмәләр кулланган өчен 4 мең сумга кадәр штраф каралган. Бәйрәм атрибуты булган эшләнмәләрне махсус билгеләнгән урыннарда гына кулланырга рөхсәт ителә. Биектау районы үзәгендә салютлар Казан арты паркында һәм Җиңү паркында оештырыла. Ә авыл җирендә яшәүчеләр, барлык саклык чараларын күреп, хәвефсезлек кагыйдәләрен саклап кына кулланырга тиеш. Пиротехниканы коры бинада сакларга кирәк. Ул җылыту приборларыннан, ут чыганакларыннан һәм кояш нурлары төшкән урыннан еракта булырга тиеш.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев