Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәйрәм күңелле узды

Быелгы уку елында Каенлык төп гомуми белем мәктәбендә парталар артына алтмыш бер укучы утырды. Беренче сыйныфка биш кеше кабул ителде, чыгарылыш сыйныфында ун бала белем ала. Өнсә башлангыч мәктәбендә быел унбер малай һәм кыз укый. 1 нче сентябрьдә ике мәктәптә дә беренче кыңгырау бәйрәме булды. Беренче сыйныфка килүчеләр барысы да...

Быелгы уку елында Каенлык төп гомуми белем мәктәбендә парталар артына алтмыш бер укучы утырды.
Беренче сыйныфка биш кеше кабул ителде, чыгарылыш сыйныфында ун бала белем ала. Өнсә башлангыч мәктәбендә быел унбер малай һәм кыз укый. 1 нче сентябрьдә ике мәктәптә дә беренче кыңгырау бәйрәме булды. Беренче сыйныфка килүчеләр барысы да иганәчеләрдән, Каенлык авыл җирлеге башлыгыннан, мәктәп җитәкчеләреннән бүләкләр алдылар, ә Өнсәдә аларга педагоглык хезмәте ветераны Мөршидә Нотфуллина да бүләк әзерләп килгән. Биредә укучыларны балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр парлы милли биюләре белән котладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев