Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәясе төшерелгән дип алдана күрмәгез!

Соңгы елларда товарларны, шактый ташламалар ясап, бәясен төшереп сатып бетерүләр (распродажа) һәм төрле акцияләр уздыру гадәткә кереп китте. Нигездә бу сатучыларга да, сатып алучыларга да отышлы булган әйбәт чара. Беренчеләре яңа товар кайтару өчен сәүдә мәйданчыкларын бушатсалар, икенчеләре ошаган әйберләрен түбәнрәк бәядән алуга сөенәләр. Әмма сатып алучылар "арзан бәядән сатып...

Соңгы елларда товарларны, шактый ташламалар ясап, бәясен төшереп сатып бетерүләр (распродажа) һәм төрле акцияләр уздыру гадәткә кереп китте. Нигездә бу сатучыларга да, сатып алучыларга да отышлы булган әйбәт чара. Беренчеләре яңа товар кайтару өчен сәүдә мәйданчыкларын бушатсалар, икенчеләре ошаган әйберләрен түбәнрәк бәядән алуга сөенәләр. Әмма сатып алучылар "арзан бәядән сатып бетерү" дигән сүзләргә кызыгып, "Ташламалы товар кире алынмый һәм алыштырылмый" дигән белдерүгә игътибар да итмиләр.

Әгәр дә сатучы, шушы язмага гына нигезләнеп, товарны кире алудан яки кулланучының башка законлы таләбен канәгатьләндерүдән баш тарта икән, ул кулланучы хокукларын боза. Кибеттәге мондый язманың юридик әһәмияте юк.

Тик шулай да сез ташламалы (бәясе төшерелгән) товар сатып алып, андагы кимчелекләрне соңыннан күрсәгез, ә сатучы бәясе төшерелгән, ягъни алдан ук сыйфатсыз булуы билгеле товар алдыгыз дип, товарны алыштырудан, акчаны кире кайтарудан баш тарта икән, бу очракта түбәндәгеләрне белеп торырга тиешсез.

Әгәр дә товар җитешсезлекләре булганлыктан, бәясе киметеп сатылса, бу турыда сатып алучыга әйтелергә тиеш. Товардагы җитешсезлекләр турында сатучы сатып алучыны телдән генә түгел, ә бәлки язмача да (товарның ярлыгында, товар чегында яки башкача) кисәтергә тиеш.

Шулай итеп, сатучы сатып алганга кадәр товар бәясенең ни өчен төшерелүен аңлатырга бурычлы. Әлеге товарны алсагыз, димәк, андагы җитешсезлекләргә риза буласыз, Соңыннан бу уңайдан ризасызлыклар белдерә алмыйсыз. Әгәр дә килешүдә товарның ниндидер конкрет җитешсезлекләре күрсәтелсә, кулланучы аларга карата ризасызлыгын белдерә алмый.

Әгәр дә сатучы алдан әйтмәгән җитешсезлекләр товарны сатып алганнан соң ачыкланса, мондый очракта сез Россия Федерациясенең "Кулланучылар хокуклары турында"гы (07.02.1992 № 2300-1) соң Законының 18 нче маддәсендә күздә тотылган таләпләрне куя аласыз. Әлеге маддә нигезендә сатып алучы товарда җитешсезлекләр булуын ачыклаган очракта сатучыдан сыйфатсыз товарны шул ук маркадагы товарга; сатып алу бәясен яңадан исәпләп, башка маркадагы товарга алыштыруны; товардагы җитешсезлекләрне бушлай бетерүне яки алган товардан баш тартып, акчасын кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.

Кимчелекле товар алганда сатучыдан ул кимчелекне язмача күрсәтүен таләп итегез! Ул әлеге товарның ни өчен бәясе төшерелүен язсын. Аңа кибет мөһере сугуны да сорагыз.

Бәясен төшереп сатуда алынган товарга "Кулланучылар хокукларын яклау турында"гы Законны кулланырга була. Әлеге Законның 25 маддәсе нигезендә кулланучы тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товарны, ул формасы, күләме, тегелеше, төсе, үлчәме, корылышы буенча туры килмәгән очракта шушы товар алынган сатучыдан шундый ук товарга алыштыра ала. Мондый товарны, сатып алынган көнне исәпләмичә, ундүрт көн дәвамында алыштырырга мөмкин. Тиешле сыйфаттагы азык-төлек булмаган товар ул кулланылышта булмаса, тышкы кыяфәте, сыйфаты, пломбалары, фабрика ярлыгы, товар яки касса чегы яки әлеге товарга акча түләнүен дәлилләүче башка документ сакланса гына алыштырыла. Кулланучыда товар яки касса чегы булмау аны шаһитлар күрсәтмәләренә нигезләнү мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Әлеге хокук Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан исемлек нигезендә кире кайтарылмый һәм алыштырылмый торган тиешле сыйфаттагы товарларга карата кулланылмый.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре килеп туганда сез киңәш сорап Казан шәһәре, Һади Такташ урамы, 94 нче йорт адресы, (8-843) 277-94-96 телефоны буенча Татарстан Республикасының Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгечләренә; Биектау тимер юл станциясе бистәсе, Кооператив урамы, 5 нче йорт адресы буенча Татарстан Республикасының Биектау муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз.

Сатып алган әйберләрегез әйбәт булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев