Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бәяләр һәм товарларның төрлелеге белән сөендерде

Инде гадәткә кергән көзге ярминкәне район халкы көтеп ала. Берәүләр өчен бу - яшелчәләрне күпләп кулай бәядән сатып алу һәм кышка бәрәңге, кәбестә, ит, печән, салам запасы әзерләп калу өчен менә дигән мөмкинлек булса, икенчеләр өчен - үзеннән арткан продук-цияне бүтәннәргә сату мөмкинлеге. Шимбә көнне, 3 нче октябрь иртәсендә, «Биектау»...

Инде гадәткә кергән көзге ярминкәне район халкы көтеп ала. Берәүләр өчен бу - яшелчәләрне күпләп кулай бәядән сатып алу һәм кышка бәрәңге, кәбестә, ит, печән, салам запасы әзерләп калу өчен менә дигән мөмкинлек булса, икенчеләр өчен - үзеннән арткан продук-цияне бүтәннәргә сату мөмкинлеге.

Шимбә көнне, 3 нче октябрь иртәсендә, «Биектау» спорт комплексы каршындагы мәйдан гаять зур кырмыска оясына охшаган иде. Иртәнге сәгать җидедә үк бәрәңге, кәбестә, ашлык, печән һәм салам төргәкләре төялгән йөк машиналары берничә рәткә тезелеп баскан иде инде. Авыл җирлекләре һәм мәктәп коллективлары, тиз арада, үз товарларыннан - мәктәп яны кишәрлекләрендә үстерелгән продукциядән стендлар ясап куйды. Ярминкәгә район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин да, иртүк килеп, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, авыл җирлекләре һәм мәктәпләр катнашуга уңай бәя бирде.

Бу көнне бәрәңге, әлбәттә инде, иң үтемле товар булды. Быел ул бик уңды бит. Бәясе дә сатып алучыларны куандырырлык иде. Былтыргы көзге ярминкәдә «икенче икмәк»14-15 сум торган булса, быел 12 сумнан артмады. Күбесе аны 10 сумнан сатты. Суган, чөгендер, кишер - 15 сумнан, бөртекле ашлык 9 сумнан китте. «Бөреле», «Каенлык», «Татарстан» хуҗалыкларыннан китерелгән бәрәңгене аеруча яратып алдылар. Һәр сортының үз сатып алучысы табылды, һәркем күңеленә ошаганны сайлап алды: кемдер - ак эчле кызыл бәрәңге, кемдер саклаганда ышанычлы дип, «Невская» дигәнен.

- Ярминкә ике урында оештырылды: Биектау авылында спорт комплексы каршында һәм, станциядә яшәүчеләр дә үзләренә кирәкне сатып ала алсын өчен, район үзәгендә, - дип сөйләде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илфар Әхмәтгалиев. - Авыл хуҗалыгы предприятиеләреннән, авыл җирлекләреннән һәм мәктәпләрдән 48 автомашина файдаланылды. Ярминкәдә фермерлар да, эшкуарлар да катнашты.

Ул көнне кулай бәядән 1 миллион 234 мең сумлык бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, ит, сөт ризыклары, бөртекле ашлык, салам, тирес сатылды. Ел саен халыкка берьеллык үлән-нәрдән әзерләнгән печән сатучы «Элита» җитештерү берләшмәсе кебек оешмалар да үз өлешләрен кертте. Ярминкәгә килүчеләрне «Габдрахманова» һәм «Вәлиева» фермер хуҗалыклары да шатландырды.
Алар яхшы сыйфатлы ит һәм яшелчәләр сатты. Ә мәктәпләрнең киштәләре тозланган яшелчәләр, кайнатмалар тулы банкалары, кулдан ясалган әйберләре белән үзенә тартып торды.

Ярминкәгә иртәрәк килеп, товарларын яңгырга кадәр алып калучылар отты. Ләкин коеп яуган яңгыр да, көчле салкын җил дә ярминкәчеләрне куркытмады, сату-алу төшкә кадәр дәвам итте әле.

Көзге ярминкә Өлкәннәр декадасы кысасында уздырылды. Шуңа күрә, гадәт буенча, бу көнне социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре азкеремле ялгыз өлкән кешеләргә бәрәңге һәм яшелчә запасы белән тәэмин итүдә булыша. «Изгелек кәрҗине» акциясе кысаларында Биектауда яшәүче 13 кешегә «Бөреле», «Каенлык», «Татарстан» авыл хуҗалыгы предприятиеләре ярдәме белән бәрәңге һәм яшелчә бушлай бирелде. 22 өлкән яшьтәге кешегә яшелчәләрне илтеп бирүдә бушлай транспорт хезмәте күрсәтелде.

Киләсе атнада Казанда дәвам итәчәк көзге ярминкәләрдә Биектау районы да катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев