Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Бушлай юридик ярдәм

"Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турында"гы Федераль законга 2011 елның 21 ноябреннән гамәлгә кергән "РФның аерым закон актларына үзгәрешләр керү турында"гы 326 нчы Федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелә. Төзәтмәләр 2012 елның 15 гыйнварыннан бушлай юридик ярдәм турындагы законның үз көченә керүе белән бәйләнгән. Дәүләт системасы кысаларында аны алу мөмкинлеге психиатрик...

"Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм турында"гы Федераль законга 2011 елның 21 ноябреннән гамәлгә кергән "РФның аерым закон актларына үзгәрешләр керү турында"гы 326 нчы Федераль закон нигезендә үзгәрешләр кертелә.

Төзәтмәләр 2012 елның 15 гыйнварыннан бушлай юридик ярдәм турындагы законның үз көченә керүе белән бәйләнгән.

Дәүләт системасы кысаларында аны алу мөмкинлеге психиатрик ярдәм күрсәтелгән затларга бирелә. Аларның хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең адвокат тарафыннан гына түгел, дәүләт юридик бюросы хезмәткәре тарафыннан да яклануы билгеләнә. Психиатрик стационарда булган затлар шушы бюрога (ул булган очракта) шикаятьләр һәм гаризалар бирә, аның хезмәткәре белән очраша алалар.

Дәүләт системасы кысаларында бушлай юридик ярдәм алу мөмкинлеге социаль хезмәт күрсә-түнең стационар учреждениеләрендә яшәүче өлкән гражданнарга һәм инвалидларга беркетелә. Аңарчы алар адвокатның бушлай ярдәменә исәп тота ала иде.

Соңгысының гражданнарга телгә алынган закон нигезендә юридик ярдәм күрсәтүе билгеләнә. Мондый очракларда бу турыда ышаныч белдерелгән кеше (доверитель) белән төзелә торган килешүдә күрсәтелергә тиеш.

Реклама

Дәүләт системасы кысаларында бушлай юридик ярдәм күрсәтүче адвокатны өстәмә бүләкләү аңа хезмәт хакы түләү һәм чыгымнарын компенсацияләүгә кагылышлы сораулар көйләнде.

Адвокатны гражданнарга бушлай юридик ярдәм күрсәтүгә тарту, аны җинаять (гражданлык) суды эшендә яклаучы (вәкил) сыйфатында билгеләү белән бәйле мөнәсәбәтләр дәүләт һәм муниципаль заказлар турындагы закон йогынтысыннан чыгарыла. Закон 15 гыйнвардан үз көченә керә.

Ф. ГАЙФУЛЛИН, ТР Биектау районы прокуроры, өлкән юстиция советнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев