Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бушлай хосусыйлаштыру төгәлләнәчәк

ТР Росреестры шул турыда хәбәр итә. Гамәлдәге закон буенча хосусыйлаштыру (приватизция) 1 мартта төгәлләнергә тиеш. Росреестр ведомствосы бүгенге көнгә кадәр үз торакларын хосусыйлаштырырга өлгермәгән кешеләргә 2017 елның 1 мартына кадәр гариза биреп, торакны шәхси милеккә күчерү турында килешү алырга киңәш итә. Торакны хосусыйлаштырмаган кешеләр аны үз милке итеп файдалана алмаячак:...

ТР Росреестры шул турыда хәбәр итә. Гамәлдәге закон буенча хосусыйлаштыру (приватизция) 1 мартта төгәлләнергә тиеш.
Росреестр ведомствосы бүгенге көнгә кадәр үз торакларын хосусыйлаштырырга өлгермәгән кешеләргә 2017 елның 1 мартына кадәр гариза биреп, торакны шәхси милеккә күчерү турында килешү алырга киңәш итә. Торакны хосусыйлаштырмаган кешеләр аны үз милке итеп файдалана алмаячак: торакны сату, бүләк итү, мирас итеп калдыру тыела.
Кагыйдә буларак, хосусыйлаштырылырга тиешле торак иске торак фондына карый. Шулай булгач, ул кадастр исәбендә тора, дигән сүз. Бу очракта кадастр органына гариза бирүнең кирәге калмый. Күчемсез милек турындагы закон нигезендә, милеккә хокукны теркәү вакыты 7 эш көненнән дә озаграк башкарылырга тиеш түгел.
Бүгенге көндә торак теркәү законы кагыйдәләре буенча Росреестр идарәсенә торак хосусыйлаштырырга теләгән кеше исеменнән дәүләт органнары яисә торак урыны буенча җирле үзидарә органнары да мөрәҗәгать итәргә хаклы. Димәк, кеше нинди дә булса сәбәпләр аркасында хосусыйлаштыру процессы белән үзе шөгыльләнә алмаган очракта, аның өчен бу эшне җирле үзидарә органнары эшләргә тиеш була. Торакны шәхси милек категориясенә күчергәндә түләнергә тиешле дәүләт пошлинасы бүгенге көндә 2 мең сум тәшкил итә.
Торакны хосусыйлаштыру барытик гаилә әгъзалары рөхсәте белән генә башкарыла. Шулай ук, 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган балалар рөхсәте дә кирәк була. Торак мәйданы гомуми милек булып, яисә гаиләнең бер әгъзасы исеменә теркәлә. Хосусыйлаштырылган торакны милек хуҗасы сата, бүләк итә, бурычка биреп тора, мираска калдыра ала. Милеккә хокук аңа дәүләт теркәве үткәрелгәч тә барлыкка килә.
«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев