Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бурычың булса, тизрәк түләргә кирәк

Газ өчен бурычларны тиз арада түләп бетерергә кирәк - Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары алдына шундый бурыч куйды. Агымдагы атнаның дүшәмбесендә район активының киңәйтелгән утырышында "Газпром трансгаз Казань" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков чыгыш ясады. Ул...

Газ өчен бурычларны тиз арада түләп бетерергә кирәк - Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары алдына шундый бурыч куйды.

Агымдагы атнаның дүшәмбесендә район активының киңәйтелгән утырышында "Газпром трансгаз Казань" ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Рәфкать Кантюков чыгыш ясады. Ул безнең райондагы 19569 абонентның 5 меңнән күбрәгенең кулланган газ өчен газчылар алдында бурычы булуы турында хәбәр итте. Агымдагы елның 1 нче апреленә ул 24,6 миллион сум тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында бурычлылар - "Бөреле", "Серп и молот", "Красная заря", "Коркачык ашлык кабул итү предприятиесе". Алат, Семиозерка, Биектау, Чернышевка, Усад авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең дә шактый бурычы булу борчылу тудыра.

Районда газлаштыру йөз процент диярлек тәшкил итә. "Газпром трансгаз Казань" һәм аның генераль директоры Р.А.Кантюков, төп эшчәнлекләреннән тыш, мәктәпләр, һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәлләрне ремонтлауда, чиркәүгә газ уздыруда, спорт җиһазлары алуда һәм башка мөһим проблемаларны хәл итүдә булышалар. Дебиторлык бурычын түләү турындагы та-ләпне биектаулылар аңлап кабул иттеләр.

Фото http://www.mordovmedia.ru/news/russia/item/24482/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев