Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бурдан кала, уттан калмый

ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Биектау муниципаль районына караган бүлеге районда янгын куркынычы киеренке булуы турында искәртә. 19 декабрьдә көндезге сәгать 12 дә шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә өйнең түбәсе яна торган була. Нәтиҗәдә түбәнең агач рәшәткәләренә, өйнең агач стеналарына зыян килә, өй...

ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Биектау муниципаль районына караган бүлеге районда янгын куркынычы киеренке булуы турында искәртә.
19 декабрьдә көндезге сәгать 12 дә шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә өйнең түбәсе яна торган була. Нәтиҗәдә түбәнең агач рәшәткәләренә, өйнең агач стеналарына зыян килә, өй төтен белән тула. Янгын сүндерүчеләр ясаган нәтиҗәләрдән билгеле булганча, өйдә янгын вакытлыча кулланыла торган электр чыбыгыннан чыккан булырга тиеш. Вакытлыча кулланыла торган электр приборларын электр үткәргечләре төрле булганда кулланырга ярамый. Чөнки чыбык кызып, анда янгын барлыкка килүе мөмкин.
15 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр Татарстанда янгынга каршы режим кертелә, ул бәйрәм көннәрендә янгыннардан саклану профилактикасына юнәлдерелгән. Режим бозылган очракта гражданнар 4 мең сум, юридик затлар 400-500 мең сум штраф түлиячәк, дип җиткерде Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев.
«Муниципаль берләшмәләр җитәкчеләренә саклык чаралары комплексын булдыру, петардалар җибәрү урыннарын билгеләү һәм аларны тиешле кагыйдәләрдә башкару бурычы тәкъдим ителде», - дип билгеләп үтте Сергей Сергеев.
Ул узып баручы елда республикада 570 янгын чыгуын, аларда 70 кеше үлүен,49 кешенең төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алуын искә төшереп узды. Янгыннардан килгән матди зыян 24 миллион сум булган.
Хөрмәтле биектаулылыар! Янгынны сүндерүгә караганда, аны булдырмый калу күпкә җиңелрәк. Янгын чыгу очрагына тап булсагыз «01», «112» телефоннарына шалтыратуыгыз сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев