Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Буран, өермәле җил, бозлавык: Татарстан синоптиклары һава торышы бозылу турында кисәтә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында кисәтә - республикада буран, кар һәм бозлавык көтелә. Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 30 октябрьдә Татарстанда бераз кар көтелә, төнлә температура 1-6 градус салкын булачак, көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын. 31 октябрь һәм 1 ноябрьдә һава торышы сизелерлек...

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе һава торышы бозылу турында кисәтә - республикада буран, кар һәм бозлавык көтелә.

Синоптиклар хәбәр иткәнчә, 30 октябрьдә Татарстанда бераз кар көтелә, төнлә температура 1-6 градус салкын булачак, көндез 3 градус җылыдан 2 градуска кадәр салкын.

31 октябрь һәм 1 ноябрьдә һава торышы сизелерлек бозылачак. Кар, юеш кар, күз күреме 1000 метрга кадәр начарланып буран, секундына 15 метрга кадәр көчәючән көнчыгыш, көньяк-көнчыгыштан исүче җил көтелә. Юлларда урыны белән кар көртләре, бозлавык барлыкка килергә мөмкин. Төнлә 1-6 градус салын, көндез исә 1 градус җылыдан 3 градуска кадәр салкын булачак.

Татар-информ МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев