Бу юлы ярминкә тагын да җанлырак узды
Безнең район узган шимбәдә Казанда "Агропромпарк"ка терәлеп торучы территориядә тагын авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты. Шәһәргә төрле-төрле продукция төягән 23 машина озатылды. Бу юлы сәүдә үтә дә җанлы барды, хуҗалыклар һәм фермерлар алып килгән товарларын иртәнге сәгатьләрдә үк сатып бетерделәр. "Правда", "Серп и молот" ширкәтләре, "Татарстан" агрофирмасы литрлап сатыла торган сөт,...
Безнең район узган шимбәдә Казанда "Агропромпарк"ка терәлеп торучы территориядә тагын авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашты.
Шәһәргә төрле-төрле продукция төягән 23 машина озатылды. Бу юлы сәүдә үтә дә җанлы барды, хуҗалыклар һәм фермерлар алып килгән товарларын иртәнге сәгатьләрдә үк сатып бетерделәр. "Правда", "Серп и молот" ширкәтләре, "Татарстан" агрофирмасы литрлап сатыла торган сөт, Бөреле һәм Мүлмә хезмәтчәннәре - бәрәңге, Ямаширмә фермеры Азат Әхмәтов - он, Мәмдәл сельпосы сөт ризыклары сатты. Ленар Латыйпов һәм "Флора" фермер хуҗалыклары алып килгән итне яратып алдылар. Терлек азыгы да тиз сатылып бетте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев