Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бу юлы Бердәм дәүләт имтиханын әти-әниләр тапшырды

Россиянең барлык төбәкләрендә “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыруның Бердәм көне” дип аталган Бөтенроссия акциясе булып узды. Мондый зур эштән Биектау районы да читтә калмады. Быел мәктәп тәмамлаячак укучыларның әти-әниләренә, вакытлыча балалары белән урыннарын алыштырып торып, документларны теркәүдән алып, биремнәрне башкарып чыгуга кадәр Бердәм дәүләт имтиханының барлык нечкәлекләрен үзләрендә сынап карау мөмкинлеге бирелде.

Биектауның 3 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе ишекләре янына металл детектор куелган. БДИ тапшырырга килгән әти-әниләр, балалары кебек үк, аның аша узарга тиешләр. Паспортны күрсәтергә, металлдан эшләнгән әйберләрне һәм телефоннарны тапшырырга. Биредә бөтен нәрсә чын имтихандагы кебек. Тик аны укучылар үзләре түгел, аларның әти-әниләре тапшыра. Аерма шунда гына. Ата-аналар тарафыннан Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне 2017 нче елда кертелде. Шул вакыттан бирле ул ел саен уздырыла. Бу юлы база дәрәҗәсендә математика фәнен тапшырырга кирәк булды, ә бу чама белән 9 нчы сыйныф.

 Биектау районы мәгариф бүлеге вәкиле бланкларны ничек тутырырга кирәклеген, нәрсәләрнең хата булып саналачагын аңлатты. Өтерне тиешле урында куймасаң да, сүзләр арасында артык ара калдырсаң да нәтиҗә киметеләчәк. Боларның барысы да болай да нык дулкынланган әти-әниләрне борчуга салды, әлбәттә. Аларга бер сәгатьтә 21 бирем башкарырга кирәк иде. Кемдер биремнәрне алдан тәмамлады һәм бланклар печатьләнмәде, шунда ук сканер аша чыгарылды. Монысы имтиханда кертелгән яңалык.

- Быел яңалык кертелде. Үтәлгән биремле бланкларны аудиториядә үк сканерлау. Моннан алдагы ике елда балаларның КИМ нәтиҗәләре штабта сканерланып ФЦТга җибәрелсә, хәзер БДИ тапшыруның барлык пунктлары сканерлар белән тәэмин ителде. Һәр аудиториягә дә сканер, сканерлау станциясе куелган, - дип аңлатты мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Миләүшә Яруллина.

Эшләрне тиз арада исәпләү һәм тестлау үзәгенә җибәрү имтихан нәтиҗәләренең таралуына юл куймас өчен эшләнә. Алар, әлбәттә, беркая да китмәделәр, районда калдылар. Имтихан тапшыручылар арасында уртача балл 3,5 тәшкил итте. Ударниклар нибары дүртәү генә булды Андыйлар арасында “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте филиалы - “Биектау хәбәрләре” газетасы редакциясе”нең баш бухгалтеры Юлия Тимохина да бар. Ул, билгеләнгән сәгатьне тулысынча файдаланып, иң соңгысы булып китте.

Реклама

 - 5 легә язасым килгән иде, тик 4 легә генә килеп чыкты. Мәктәпне моннан 25 ел элек тәмамлаган кеше өчен мин моны бик шәп нәтиҗә дип саныйм. Бу еллар дәверендә математика белән дә шөгыльләнгәнем юк. Башта шулай да нидер калган икән әле. Игътибарлы булсаң, теркәү эшләре алай ук авыр түгел. Барыбыз да балачакта конверт тышларына яздык, хатлар җибәрдек бит инде. Индексларны да шаблонга карап яздык, - дип имтиханнан алган тәэсирләре белән уртаклашты Юлия Тимохина.

Биремнәр, Юлия сүзләренә караганда, бик үк катлаулы булмаган. Әмма иң мөһиме - нәрсәләргә һәм ничек әзерләнергә, балаларга ничек булышырга кирәклегенә төшенгәннәр. Быел район мәктәпләрен 135 укучы тәмамлаячак. Беренче БДИ 26 нчы майда узачак.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев