Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бу елның 9 аенда Биектау районында 301 бала дөньяга аваз салган

Биектау районы ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2016 елның тугыз аенда районыбызда 301 бала дөньяга аваз салган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31 балага кимрәк. Туучы малайлар һәм кызлар бер тирә: 151 малай һәм 150 кыз дөньяга килгән. Биектау районында кыз балаларга кушыла торган иң популяр исем- Ясминә...

Биектау районы ЗАГС бүлеге мәгълүматларына караганда, 2016 елның тугыз аенда районыбызда 301 бала дөньяга аваз салган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 31 балага кимрәк. Туучы малайлар һәм кызлар бер тирә: 151 малай һәм 150 кыз дөньяга килгән.

Биектау районында кыз балаларга кушыла торган иң популяр исем- Ясминә исеме. 2016 елның 9 аенда 7 балага әлеге исем кушылган. Шулай ук Азалия (5 бала), Валерия (5 бала), Зарина (5 бала), София (5 бала), Аделина (4 бала), Ралина (4 бала) исемнәре дә популяр.

Малайлар арасында Кәрим (5 бала), Самат (4 бала), Самир (4 бала), Азамат (3 бала), Әмир (3 бала), Артем (3 бала), Кирилл (3 бала), Рамазан (3 бала) исемнәре күбрәк кушыла икән.

Өйләнешүчеләргә килгәндә, 152 пар үзләрен гаилә җепләре белән бәйләгән, бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 8 парка кимрәк. Балигълык яшенә җитмәгән килеш узган ел ике кыз кияүгә чыккан булса, быел ул сан бергә генә калган. Хәзерге вакытка район буенча барлыгы 10 пар чит ил кешесе белән мөнәсәбәтләрен рәсмиләштергән. Районда узган ел белән чагыштырганда аерылушычылар саны кимегән. Ул сан быел 94не тәшкил итә. Узган ел бу күрсәткеч 101 булган.

Быел да узган елгы кебек үк, 12 кеше үзләренең исемнәрен алыштыру өчен ЗАГС хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәннәр.

Кызганычка каршы районда үлүчеләр саны әле һаман туучылардан күбрәк булып кала бирә. 2016 елның тугыз аенда без 409 райондашыбыз белән хушлашканбыз. Әлеге сан узган елның әлеге чоры белән чагыштырганда 6 кешегә кимрәк. Узган ел белән чагыштырганда, быел үлүчеләр арасында хатын-кызлар да күбрәк (213 хатын-кыз, 196 ир-ат). ЗАГС хезмәткәрләре шуны да җиткерә: закон буенча гражданнар кеше үлгәннән соң өч көн эчендә теркәү бүлегенә мөрәҗәгать итеп кешенең үлемен хәбәр итәргә тиешләр. Алай эшләмәгәндә, җирләү буенча бирелә торган пособиены яисә калган пенсияне алганда кыенлыклар туарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев