Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бу атнада җанисәп алу башлана

15 октябрьдә Россиядә халык санын алу башланачак. Киләсе җанисәптә Россия халкы илдә беренче тапкыр исәпкә алу битләрен интернетта мөстәкыйль тутыру мөмкинлегенә ия булачак. Моның өчен интернетка керү мөмкинлеге һәм Дәүләт хезмәтләре порталында теркәү узарга кирәк. Бу очракта арадашчы булмаячак. Электрон исәпкә алу битен тутырганнан соң, мәгълүмат шунда ук Росстат хезмәтенә барып ирешә. Анкеталар җанисәп алучыларның планшетларында да тутырылачак. Җанисәп алу алдагы 10 елга дәүләтнең социаль-демографик сәясәтен планлаштыру максатыннан уздырыла. Җаваплар никадәр төгәл булса, илнең икътисад һәм социаль сферасына караган проблемалар шулкадәр яктырак күренәчәк. Җанисәп алу вакытында кешегә барлыгы 23 сорау биреләчәк.

“Анкетаны электрон ысул белән мөстәкыйль рәвештә тутырган очракта кайсы да булса сорауга җавап бирүдә икеләнәсез икән, ул сорауга җавапны калдырып торып, җанисәп алучыны көтәргә кирәк. Аның белән бергәләп тутырып җибәрергә мөмкин”, - ди баш белгеч-эксперт Аида Евдокимова.

Биектау районында өстәмә 16 стационар участок ачылачак. 95 җанисәп алучы, өйләргә кереп, кирәкле мәгълүматны тутырачак. Алар барысы да Covid-19 авыруына каршы вакцина ясаткан кешеләр. Өйләргә битлекләрдә һәм перчаткаларда керәләр. Исәпкә алучының үзе белән паспорты һәм таныклыгы булырга тиеш. Исәпкә алучы җанисәп символикасы төшерелгән махсус киемнәрдән - зәңгәр шарф һәм зәңгәр жилеттан йөриячәк. Кулында, шулай ук, зәңгәр сумка, электрон исәпкә алу битләрен тутыру өчен планшет булачак.

“Барлык мәгълүмат та бер планшетта электрон исәпкә алу битләрендә булачак. Кеше үзе биргән мәгълүматны тикшереп чыгарга хаклы. Соңыннан мәгълүматны бары тик Росстат кына күрәчәк”, - дип билгеләп үтте 2021 елгы җанисәп алу буенча вәкаләтле вәкил Наталья Волкова.

Реклама

15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр һәр кеше Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында интернет җанисәп алуда катнаша ала. Биектау районы электрон җанисәп алуга әзер. Дәүләт хезмәтләре күрсәтү порталында районда яшәүче 80% халык теркәү узган. Электрон җанисәп алу битен үзең өчен генә түгел, ә гаилә әгъзалары өчен дә тутырырга мөмкин. Интернет җанисәп алуда катнашкан һәр кеше цифрлы код ала һәм ул кодны җанисәп алучы кешегә әйтергә тиеш була. Җанисәп алуның беренче нәтиҗәләре 2022 елның апрель аенда, ә соңгы нәтиҗәләр 2022 елның ахырына билгеле булачак. Җанисәп алу буенча сораулары булган кешеләр Биектау районының җирле статистика бүлегенә (тел: 23590) мөрәҗәгать итә ала.

Эльвира МОСТАФИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев