Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бу афәтне бергәләп җиңәрбез

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы уздырылды. Анда наркотикларның законсыз әйләнеше һәм кулланылышы белән бәйле җинаятьләр һәм хокук тәртибе бозуларны булдырмый калу-кисәтү буенча ведомстволарның үзара берләшеп эшләвенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Утырышны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы Рөстәм Минҗанов...

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы уздырылды.

Анда наркотикларның законсыз әйләнеше һәм кулланылышы белән бәйле җинаятьләр һәм хокук тәртибе бозуларны булдырмый калу-кисәтү буенча ведомстволарның үзара берләшеп эшләвенә кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде. Утырышны Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы Рөстәм Минҗанов һәм район хастаханәсенең баш табибы Эмиль Шәрәфиев наркотик матдәләр кулланучы кешеләрне ачыклау эшенең ничек уздырылуы турында хәбәр иттеләр. Мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт, "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы Үзәге вәкилләре наркоманлыкны булдырмауга юнәлтелгән эш, мәктәпләрдә һәм яшьләр арасында әлеге күренешкә карата тискәре мөнәсәбәт тәрбияләү турында сөйләделәр. Район прокуроры Минакдас Шәрәпов үзенең чыгышында бу проблема һәрвакытта да игътибар үзәгендә булырга, формальлеккә юл куелмаска тиеш, дип сөйләде. Бу афәтка каршы бергәләп көрәшергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев