Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

БУ АФӘТКӘ БӨТЕН ҖӘМГЫЯТЬ КАРШЫ ТОРЫРГА ТИЕШ

Ел саен 9 декабрьдә уздырыла торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында 2012 елның 6 декабрендә 2 нче Биектау мәктәбе базасында «Яшьләр коррупциягә каршы» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы булды. «Түгәрәк өстәл»дә укучылар, укытучылар, 2 нче Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбе җитәкчеләре катнашты. Очрашуга мин дә бардым. Укытучылар...

Ел саен 9 декабрьдә уздырыла торган Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында 2012 елның 6 декабрендә 2 нче Биектау мәктәбе базасында «Яшьләр коррупциягә каршы» темасына «түгәрәк өстәл» утырышы булды.
«Түгәрәк өстәл»дә укучылар, укытучылар, 2 нче Биектау гомуми урта белем бирү мәктәбе җитәкчеләре катнашты. Очрашуга мин дә бардым. Укытучылар әйтеп киткәнчә, коррупциягә каршы көрәш рухында тәрбия бирү процессында катлаулы проблема да туа, ул да булса, ришвәтчелеккә каршы көрәш программасының укучыларга коррупция мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирү чарасына әйләнү куркынычы бар. Шуңа күрә коррупцияне социаль-шәхси, социаль-икътисади, хокукый күренеш буларак карау зарур.
Мәктәп укучылары тарафыннан тикшеренү төркеме төзелде һәм анкета уздырылды, аның максаты булып укучыларның коррупциягә карата мөнәсәбәтен ачыклау, "коррупция" тө-шенчәсенә укучыларның нинди мәгънә бирүен, алар фикеренчә нинди гамәлләрнең коррупцион булуын, дәүләтнең коррупциягә каршы сәясәтенең никадәр нәтиҗәле булуын белү тора.
Анкета нәтиҗәләре түбән-дәгеләрне күрсәтте:
1. Укучылар коррупция төшенчәсе астында нәрсәне аңлыйлар?
58% "Коррупция - ул ришвәт бирү", дип җавап бирде;
28% ның җавабы - "Коррупция - ул властьтан явыз төстә файдалану";
14% - "Коррупция - дәүләт органнарында эшләүчеләрнең үз файдалары өчен акча үзләштерүе".
2. Коррупция проблемасы башка проблемалы өлкәләр белән чагыштырганда никадәр җитди кабул ителә?
50% - «Хәзерге вакытта коррупция җитди кабул ителә башлады», дип саный;
39% - «Иң мөһим мәсьәлә - БДИ га әзерлек», дигән;
11% - «Коррупция проблемалары проблемаларның беренче унлыгына кертелде», дип саный.
3. Коррупцияне аңлау ничек формалаша?
65% - массакүләм-мәгълүмат чаралары аша;
25% - туганнарыннан, дусларыннан, укытучылардан;
10% - үз тәҗрибәләрендә танышканнар.
4. Кем ришвәт бирә?
Укучыларның 40% ы файда алырга омтылучы кешеләр, дип саный,
20% - чиновниклар;
12% - югары уку йортлары студентлары;
8% - барысы да ришвәт бирә;
20% - закон бозучылар.
5. Коррупциянең сәбәпләре нинди?
40% - үзеңә файда алырга омтылу;
40% - түбән хезмәт хакы;
20% - законнарның камилләшеп бетмәве һәм кирәгенннән артык бюрократия.
6. Коррупциягә каршы көрәш чараларының нәтиҗәлелеге
17% - халыкка гражданлык хокуклары турында мәгъ-лүмат бирү;
33% - хокук саклау органнарын ныгыту;
40% - чиновникларның хезмәт хакын арттыру
10% - дәүләт һәм муниципаль органнарның кырыс эчке контроле.
7. Сез үзегез коррупциягә каршы нәрсәләр эшләр идегез?
20% - «Җәза чараларын кырысландырыр идем», дип җавап биргән;
30% - чиновникларның хезмәт хакын арттыру;
10% - дәүләт һәм муниципаль органнарда җитәкчелекне алыштыру;
5% - коррупция белән шөгыльләнүче кешеләргә антиреклама уздыру;
10% - уздырылган чаралардан мәгънә юк;
25% - дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләргә карата контрольне көчәйтү.
Ришвәт бирүләрнең таралышы һәм хезмәт вазифасыннан шәхси максатларда файдалану - 57% респондент бу күренешнең сәяси тирәлектә милли дәрәҗәдә булуын әйтеп китте, 52% - коррупциянең ачык сәүдәләр һәм конкурслар өлкәсенә зыян китерүен, 51% коррупцияле өлкәгә төзелешкә рөхсәт бирү структураларын кертте, 39% полиция һәм тикшерү органнарын атады.
«Түгәрәк өстәл»дә катнашучылар тарафыннан телгә алынганча, коррупциягә каршы көрәш - бөтен җәмгыятьнең эше. Коррупциягә каршы сәясәт сәяси системаның, дәүләт идарәсенең, икътисадның, социаль өлкәнең, гражданлык җәмгыятенең аерылгысыз бер өлеше булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев