Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтенроссия халык санын алу финиш сызыгына чыкты

Илебездә күпме кеше яши? Алар кайларда эшлиләр? Нинди телдә сөйләшәләр? Әлеге һәм башка бик күп сорауларга җавапны Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләре буенча 2022 ел азагында алырбыз. Бу мәгълүматлар - соңгы ун елда илебез һәм аның халкының ничек үзгәрүе турындагы мәгълүматның төп чыганагы. Җанисәп алу 2020 елда ук узарга тиеш иде, әмма коронавируска кагылышлы вазгыять үзенең төзәтмәләрен кертте.

15 нче октябрьдән ил тарихында беренче санлы җанисәп алу башланып китте. Аны сан алучылар ярдәмендә дә, шулай ук мөстәкыйль рәвештә, Дәүләт хезмәтләре порталында да узарга мөмкин. Җанисәп алу якындагы 10 елга дәүләтнең социаль-демографик сәясәтен планлаштыру өчен кирәк. Әлеге чарада катнашучыларның җаваплары ни дәрәҗәдә дөрес булса, икътисад һәм социаль тармак проблемалары буенча вазгыять тә шуның кадәр чынбарлыкка туры килер.

Төп яңа үзгәреш электрон сан алу документын “Дәүләт хезмәтләре” порталында мөстәкыйль тутыру мөмкинлегеннән гыйбарәт. Бер кеше мәгълүматны гаиләнең барлык әгъзалары өчен дә тутыра ала. Сан алуны узганнан соң шәхси кабинетта штрихкод пәйда була. Мәгълүмат Росстатта кабатланмасын өчен аны сан алучыга күрсәтергә кирәк. Сан алучылар үзләре йортларда йөргәндә махсус программага көйләнгән планшеттан файдаланалар.

- Мин кергән йортларда халык уңай мөнәсәбәттә булды. Алар 10 елга бер мәртәбә сан алу уздырылуын беләләр. Шулай ук әлеге чараның ни дәрәҗәдә мөһим булуын да аңлыйлар, - диде Дөбьяз авыл җирлегендә сан алучы Илсөя Мөхәммәтвәлиева.

Реклама

БУ - МӨҺИМ! Исемегезне һәм фамилиягезне әйтмәсәгез дә була. Сан алучы паспорт мәгълүматларын һәм шәхси документларны күрсәтүне сорамый. Шулай ук бланктагы барлык сорауларга җавап бирү дә мәҗбүри түгел. Әлеге гамәл кешенең үз ихтыяры белән башкарыла. Сан алучыларны тану җиңел булсын өчен алар махсус киемнән йөриләр. Өсләрендә яктылык кайтаргыч элементлары булган жилет, битлек һәм перчатка, планшет, бейдж һәм сумка. Әлеге мәгълүмат Биектау районында яшәүчеләренң 30%ы өчен генә кирәкле, башкалар сан алуны уздылар.

Бөтенроссия халык санын алуда ил халкының 63 процентлабы катнашкан инде, бу якынча 90 млн кеше дигән сүз. Чикләү чаралары кертелү белән Дәүләт хезмәтләре платформасында сан алуда катнашучылар саны көн саен арта бара. Шул сәбәпле сан алуда катнашу срогын 1 атнага озайттылар. Ул 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Анастасия МИРОНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X