Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтен җирдә тәртип һәм чисталык булса, йөрергә дә күңелле

Районда чүп-чарны җыештыру проблемасы беркайчан да көн тәртибеннән төшми. Һәр кеше үз участогында, йортының әйләнәтирәсендә тәртип урнаштыра башлагач, җәй көне бигрәк тә. Тиешле инстанцияләргә шикаятьләр дә озак көттерми - аларда күзгә ташланып тора торган тәртипсезлекләр турында гына түгел, тиешле урыннардан чүп-чарны азагына кадәр җыеп алып китмәүләре турында да язалар. Әмма чүп-чар мәсьәләсе бик җиңелләрдән түгел.

Красносельский авыл җирлегендә контейнерлардан чүп-чарны көн аралаш җыеп алалар. Зур күләмле чүпчар өчен 8 кублы зур контейнерлар да, кечкенәләре дә бар. Кечкенә булганлыктан, зур күләмле чүп-чарны - ботакларны, төзелеш калдыкларын янәшәгә ташлап китәләр.

- Чүп-чарны ыргытып кына китәргә ярамый. Алдан әзерләп алып килгән пакетыңны контейнер янына ук килеп ташларга кирәк. Әгәр дә чүп-чарны кырыйга гына куеп китсәң, ул административ тәртип бозу дип бәяләнә һәм аның өчен 2 мең сумнан алып 3,5 мең сумга кадәр штраф күздә тотылган, - дип аңлатты Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Газизов.

Зур күләмле чүп-чарны алып китү өчен махсус машина чакыртырга кирәк, әмма аны еш чакыртып булмый. Шуңа күрә Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе төзекләндерү мәсьәләләренә җаваплырак мөнәсәбәттә булырга өнди. Әгәр дә ташлыйсы чүп-чар бик зур икән, аны кисәргә яки бүлергә кирәк. Ә инде моны эшләү мөмкин булмаса, зур контейнерларга илтеп салырга.

- Кешеләр чүп-чар җыю урыннарына җаваплырак мөнәсәбәттә булсыннар өчен тәүлек буе видеотеркәү оештырылачак. Менә шул вакытта машиналар белән чүп-чар алып килеп, аны кырыйга гына ташлап китүчеләрне күрәчәкбез. Дәүләт номеры буенча машина хуҗасын табып, аны административ комиссия утырышына чакырачаклар һәм штраф билгеләячәкләр. Менә шундый алым белән контейнер мәйданчыкларында тәртип урнаштыра алырбыз, - дип тәмамлады сүзен Красносельский авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Газизов.

Биектау тимер юл станциясендә Чернышевский, Сәгъдиев, Мәктәп һәм Стадион урамнарында зур контейнерлар куелган. Эш хәтта штрафта гына да түгел, әйләнә-тирәдә чисталык һәм тәртип булса, һәркемгә дә күңелле бит инде.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев