Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөтен эшне – берьюлы

"Каенлык", "Бөреле", "Татарстан"-да 708 гектар бәрәңге аласы бар. Быел уңышны бер дә начар дип әйтеп булмый. Ул район буенча гектардан 180 центнерлап тәшкил итә. Һава торышы мөмкинлек биргән шушы көзге көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре басулардагы бөтен эшне берьюлы башкарырга тырышалар: салам җыялар, туфрак эшкәртәләр, чәчәләр. "Битаман"да, "Красная заря"да, "Әсән"дә, "Серп...

"Каенлык", "Бөреле", "Татарстан"-да 708 гектар бәрәңге аласы бар.
Быел уңышны бер дә начар дип әйтеп булмый. Ул район буенча гектардан 180 центнерлап тәшкил итә. Һава торышы мөмкинлек биргән шушы көзге көннәрдә авыл хуҗалыгы предприятиеләре басулардагы бөтен эшне берьюлы башкарырга тырышалар: салам җыялар, туфрак эшкәртәләр, чәчәләр. "Битаман"да, "Красная заря"да, "Әсән"дә, "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәтендә, "Высокогорская" агрофирмасында, "Ак барс Питрәч"тә уҗым культураларын чәчү азагына якынлашып килә. Әлеге агрочараларны уздыруда "Суыксу", "Правда", "Ватан" ширкәтләре башкалардан калышалар. Планлаштырылган 13100 гектардан 7 сентябрьгә районда 11900 гектар уҗым культуралары чәчелде.
Сентябрьгә терлек азыгы узган елга караганда күбрәк әзерләнде: печән 13680 тонна, сенаж 67000 тонна, силос 2400 тонна. Азык запасын тулыландыру дәвам итә.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев