Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бөреле бистәсендә яңа амбулатория ачылды

Биектау районында тагын бер сәламәтлек саклау учреждениесе ачылды. Бөреле бистәсендә «Социаль инфраструктура объектларын төзү» федераль программасы кысаларында яңа амбулатория сафка бастырылды. Җирле халык аның ел дәвамында көтте. Ниһаять, амбулатория үзенең беренче пациентларын кабул итәргә әзер.

Бөреле бистәсендәге иске амбулатория авыл халкына 40 елга якын хезмәт итте. Элеккеге бина бик зур мәйданлы булганлыктан, аны карап тору зур чыгымнар таләп итә иде. Шул сәбәпле биредә бер катлы яңа амбулатория төзергә ниятләделәр. Бүгенге көндә анда барлык эшләр дә төгәлләнгән диярлек. Яңа сәламәтлек саклау объекты барлык заманча стандартларга һәм санитар нормаларга туры килә. Биредә барлык кирәкле бүлмәләр каралган, медицина җиһазлары урнаштырылган. Бүлмәләр киң һәм якты. Хәтта хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикле булган кешеләр өчен махсус гигиена бүлмәсе дә бар. Амбулаториянең ике ишеге бар: берсе - балалар өчен булса, икенчесе олылар өчен каралган. Балалар бүлегендә тән температурасы югары булганнар өчен фильтр бүлмәсе оештырылган.

Объектны ачу тантанасына район җитәкчелеге һәм Казаннан ведомство вәкилләре килгән иде. Алар Бөреле халкын табиблык амбулаториясе ачылу белән тәбрикләделәр һәм яңа бинага бары тик профилактик максатларда гына килергә насыйп булсын дигән теләк белдерделәр.

“Бүгенге көндә райондагы биш амбулаториянең өчесе яңадан төзелде. Ә бер амбулаториядә капиталь ремонт үткәрелде. Усад авылындагы амбулатория дә яңартуны көтә. Киләсе елда аны да «Социаль инфраструктура объектларын төзү» федераль программасына кертү теләге бар”, - дип билгеләп үтте тантана вакытында Биектау районы үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Зиатдинов.

Бөреле бистәсе табиб амбулаториясе мөдире Гөлназ Ганиева да яңа объектны ачу тантанасында шатлыгын яшереп тора алмады. Хис-кичерешләрен безнең белән дә уртаклашты: “Яңа бинага өр-яңа медицина җиһазлары да урнаштырылды. Балалар һәм олылар өчен йөрәк тикшерү аппаратлары, тонометрлар, үлчәү һәм башкалар. Мондый җиһазлар белән халыкка хезмәт күрсәтү дә күпкә җиңелрәк булачак һәм авыруларга тиз арада диагноз кую мөмкинлеге булачак”.

Бөреле амбулаториясе Коркачык, Ташлы Кавал, Туктамыш, Камаево, Сосновка авыллары халкына да хезмәт күрсәтәчәк.

“Мин Бөреле җәнлек совхозында яшим, - ди Руфия Аллаутдинова. - Яңа амбулатория ачылу безнең өчен бик зур шатлык. Аны безнең авыл өчен юллаучы район җитәкчеләренә, төзүчеләргә, табибларга бик зур рәхмәт. Өлкәннәргә элеккеге амбулаториягә йөрү бик авырга туры килә иде. Чөнки ул урманда урнашкан иде. Ә яңасы бик якын”.

Яңа медицина учреждениесенә 4 мең кеше теркәлә. Ул үзенең эшен 17 гыйнварда башлап җибәрә.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев