Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бүләккә – глюкометр

Кичә районның диабет белән авыручылары бүләккә бик кирәкле прибор - глюкометр алдылар. Әлеге хәйрия чара район үзәк больницасында һәм Дөбъяз участок больницасында узды. Кандагы шикәр микъдарын үлчәү приборларын Биектау авылыннан һәм район үзәгеннән чакырылучыларга Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин тапшырды. Мондый акция шушы ук көнне Дөбъяз зонасындагы...

Кичә районның диабет белән авыручылары бүләккә бик кирәкле прибор - глюкометр алдылар.

Әлеге хәйрия чара район үзәк больницасында һәм Дөбъяз участок больницасында узды. Кандагы шикәр микъдарын үлчәү приборларын Биектау авылыннан һәм район үзәгеннән чакырылучыларга Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллин тапшырды. Мондый акция шушы ук көнне Дөбъяз зонасындагы авырулар өчен дә уздырылды. Иганәчеләр - "Байер" һәм "Протек" фирмалары бергә әзерләгән Яңа ел бүләген кешеләр рәхмәт хисләре белән кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев