Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

“Бәләкәч” – безнең бренд

"Бәләкәч" - безнең бренд", дигән иде моннан 5 ел элек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу көннәрдә республиканың бик күп кенә балалар бакчалары үзләренең беренче юбилейларын билгеләп үтә. Районның "Бәләкәч" балалар бакчасы да үзенең беренче юбилеен уздырды. Аңа 5 яшь тулды. "Бәләкәч" балалар бакчасы Татарстан Республикасында тормышка ашырылган "Бәләкәч" уникаль...

"Бәләкәч" - безнең бренд", дигән иде моннан 5 ел элек Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу көннәрдә республиканың бик күп кенә балалар бакчалары үзләренең беренче юбилейларын билгеләп үтә.

Районның "Бәләкәч" балалар бакчасы да үзенең беренче юбилеен уздырды. Аңа 5 яшь тулды. "Бәләкәч" балалар бакчасы Татарстан Республикасында тормышка ашырылган "Бәләкәч" уникаль программасы белән адашлар да әле. Әлеге программа буенча республикада 3 яшьтән олырак булган 11 мең 315 бала йөрешле 150 гә якын балалар бакчасы төзелде. Шул исәптән Биектау районында да заманча балалар бакчалары сафка басты. Алар барысы да тәрбия һәм белем бирү объектлары таләпләренә тулысынча җавап бирә, компьютер класслары, интерактив такталар, спорт корылмалары һәм җиһазлары, музыка инструментлары белән тәэмин ителгән.

Юбилейның төп геройлары, әлбәттә инде, "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр үзләре булды. Алар тәрбияче апалары белән бергәләп юбилейга бик озак һәм җентекләп әзерләнделәр. Юбилейга килгән кунакларны да якты йөз, тәмле сүз, татлы ризыклар белән каршы алдылар. Бакчаның туган көнен нәниләр үз туган көннәрен көткән кебек зарыгып көтеп алдылар.

Бу юбилей бакчаның 5 ел эчендә барган эшчәнлегенә күпмедер дәрәҗәдә йомгак ясау булды. Төп игътибар биредә, әлбәттә, 5-6 яшьлек сабыйларга бирелә. Чөнки алда мәктәп көтеп тора. Уку-укыту нигезләре, башлангыч белемнең беренче үрнәкләре, тәртип, җаваплылык кебек төшенчәләр балалар күңеленә нәкъ менә шул яшьтә салына да инде.

"Быел без республиканың 15 иң яхшы балалар бакчалары исемлегенә кердек, - ди бакчаның өлкән тәрбиячесе Альбина Нигъмәтҗанова. - Иң мөһиме балалар бакчага бик теләп һәм яратып йөри".

Юбилейга килгән кунаклар да бакча турында җылы сүзләр генә сөйләделәр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Хөснетдинов нәниләрне һәм биредә хезмәт куючы барлык хезмәткәрләрне бәйрәм белән котлады, аларның һәрберсенә алга таба уңышлар теләде. Башкарма комитет рәисе балалар бакчасы мөдире Ильвира Хәйретдиновага район хакимияте башлыгының рәхмәт хатын һәм "Бәләкәч" юбилее уңаеннан бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев