Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

БӘХЕТСЕЗ АНА ЯКИ ЙӨГӘНСЕЗЛЕК КОРБАННАРЫ

Телевизор экранында Бразилия сериалының иң мавыктыргыч мизгелләре барган вакытта ишектә кыңгырау шалтырый. “Кемгә кирәк булдым икән инде мин?”, - дип мыгырдый-мыгырдый Марина Николаевна иркенләп утырган диваныннан кузгала һәм алгы бүлмәгә юнәлә. Ишекне ачуга, аякларының хәлсезләнүен тоя һәм ян якка авып төшә. Аның каршында берничә айдан бирле күрмәгән кызы Настя басып тора. Бил турысыннан гәүдәсенең шактый түгәрәкләнә баруына карап, кызның тиздән әни булачагын шәйләп өлгерә.

... Мәктәптә Настя программаны үзләштерергә кирәк дип борчылмый, яхшы билгеләр алырга да тырышмый. Көндәлеген чуарлаган “өчлеләр”гә аның әллә ни исе китми. Настя күбрәк урамда йөрергә, абыйсы Сергей йогынтысындагы малайлар белән аралашырга ярата. Аңа алар янында кызык, егетләр гел нәрсә дә булса уйлап чыгаралар, ниндидер күңелсез вакыйгаларга юлыгалар. Настя куркыныч килеп туганда күңелдә барлыкка килә торган сискәндергеч тойгыларны кичерергә ярата. Сыра белән хәмерне дә кыз, абыйсының дуслары арасында күрше йорт ишегалдында эскәмиядә утырганда 14 яшендә татып карый. Ничек җитте алай тугызынчы сыйныфны тәмамлап, Настя училищега укырга керә. Чәчтараш буласы килә аның.

Улын һәм кызын кешечә яшәтү, башкалардан ким-хур итмәс өчен Марина Николаевна алны-ялны белми эшли, балаларының тәртипсезләнеп йөрүләрен дә абайламый кала. Көннәрдән бер көнне Настя абыйсының бүлмәсен җыештырганда ниндидер таблеткаларга юлыга. Әллә авырый микән дип, кыз абыйсын сораулар биреп интектерә башлый. Абыйсы ык-мык килә, турысын җавап бирми, я дәшми кала, тик соңыннан әлеге таблеткаларны кайчак “кәефне яхшырту” өчен эчүе турында әйтә. Настяның бу сүзләрнең чын мәгънәсенә төшенәсе килә башлый. Кызны беркатлы дип әйтеп булмый, ул аларның наркотиклар икәнлеген дә аңлый, әмма аның әле бу куркыныч әйберне кабып караганы булмый.

Тиздән Марина Николаевна Сергейның кәефенең гел үзгәреп торуына игътибар итә. Бер карасаң, ул шат күңелле һәм мәрхәмәтле, гел шаярырга гына тора, икенче карасаң, ярсып китә. Бер-ике айдан Сергей гомумән өенә кайтмый башлый. Ана нәрсә уйларга да белми. Тиздән тагын бер бәла сагалап торганлыгы ачыклана - бу юлы Настя юкка чыга. Марина Николаевна кызын кая да булса практикага җибәргәннәрдер, ә ул, ашыгып, әнисенә әйтергә оныткандыр, дип үзен тынычландырмакчы була. Әмма училищеда укуы бик начар барганлыктан, кызны моннан ярты ел элек үк куып чыгарганнары турында әйтәләр.

Милициядә Сергей белән Настяның юкка чыгуы турындагы гаризаны кабул итүен итәләр, әмма улының һәм кызының дус-ишләрен эзләп табарга, балаларының кайда икәнлеген алардан сораштырырга киңәш итәләр.

Эх, Марина Николаевна балаларының дусларына мөрәҗәгать итмәгән булса иде! Сергей белән Настяның соңгы елларда ничек яшәүләре турында белеп алгач, аның чәчләре үрә тора. Ничек ул, аларның холыклары шундыйдыр инде, дип үзен тынычландырып, күзгә ташланып торган әйберләргә игътибар итмәде икән соң? Улының, кызының үз-үзләрен тотышының ничек үзгәрүен, күзләренең гел уйнап торуын, тик торганда хихылдый башлауларын да күрде югыйсә. Без дусларда кунабыз, дип әйтеп китеп, ничәмә-ничә төннәр балаларының өйдә кунмауларын да белде бит.

Күрше хатын бер тапкыр Марина Николаевнага кызы Настяның тимер юл вокзалында исерек ирләр арасында йөрүен күрүе турында әйтә. Ана, тиз генә киенеп, кызын табу максаты белән шунда юнәлә. Ул вокзалда кизү торучы хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итә, якын-тирәдәге сукбайлардан да сораштыра. Тик бары шунысын гына ачыклый ала - Настя күптәннән һәм даими наркотиклар куллана, ә аларны алырга акчаны тәнен сатып эшли. Тимер юл вокзалы тирәсендәге шомлы урыннарның барысында да йөреп чыкса да, Марина Николаевна Настяны да, Сергейны да очратмый. Сергей турында ул шулай да юк-юк та ниндидер хәбәрләр ишеткәләп тора. Исән булгач ярар инде, дип тынычландыра ана үзен.

... Менә хәзер аның каршында ниндидер сәләмә, пычрак киемнәрдән кызы Настя басып тора. Бераз аңына килгәннән соң ана кызын аш бүлмәсенә алып керә, алдына ризыклар чыгарып куя. Каршысына утырып, кызының кичтән калган бәрәңге боламыгы белән кәтлитне ничек комсызланып ашавын күргән ананың күзләреннән яшь ага. Тамагын туйдырганнан соң Марина Николаевна кызын ваннага кертеп җибәрә, үзе аңа урын җәя һәм озаклап сөйләшербезаңлашырбыз дип өметләнә. Әмма башы мендәргә тиюгә үк Настя йоклап та китә. Иртән кызның әле һаман да хатынкызлар консультациясенә бармаганлыгы ачыклана. Анализлар тапшырганнан соң булачак ананың СПИД авыруы йоктырганлыгы беленә. Аны шунда ук исәпкә алалар, әмма күпме кеше белән йоклап, авыруны аларга йоктыруын ачыклый алмыйлар. Клиентларының исемнәре белән Настя беркайчан да кызыксынмаган. Тәнен саткан өчен акча түләсәләр, шул җиткән.

Әле йөкле вакытында да Настя наркотиклардан баш тартмый. Чираттагы дозага акча “эшләү” өчен ул кайвакыт тагын өеннән чыгып китә. Әйе, ул СПИД белән авырганлыгын белсә дә, клиентлары аннан бу турыда сорамыйлар, ә кыз әйтмәүне өстен күрә.

Кызы сау-сәламәт булып туа. Бәхеткә, ВИЧ сабыйга йокмаган булып чыга. Тик менә баланы карау мәшәкатьләре тулысы белән әби җилкәсенә төшә. Кызы Анна туганнан соң күпмедер вакыт өендә була да, Настя тагын юкка чыга.

Өч елдан соң Марина Николаевнага шалтыратып, кичекмәстән хастаханәгә килүен үтенәләр. Сүз аның улының һәм кызының тормышы турында бара. Кайгыдан нишләргә белмәгән анага дәвалаучы табиб СПИДның Сергей белән Настяның иммунитетын нык какшатуын һәм хәзер аларның сәламәтлегендә зур үзгәрешләр булуын хәбәр итә. Аларның яшиселәре дә күп калмаган инде. Сергей белән Настя наркотиклар белән мавыкмасалар, дәвалансалар, хәл бөтенләй башкача булыр иде...

Марина Николаевна башта улын, ә өч атнадан кызын җирли. Хәзер әбинең бердәнбер шатлыгы оныгы Анна, кызның әнисе язмышын кабатлавына берничек тә юл куярга ярамый.

Елена МАРТЫНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев