Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бию ул сәнгать кенә түгел, бию ул рухи казаныш та! (ФОТО)

Биектауның "Затейники" балалар хореография коллективы халык биюенең А. Хөсәенов исемендәге "Дуслар әйлән-бәйлән уйный" дип исемләнгән, 26 һәм 27 нче ноябрьдә Казанда узган XVI нчы Төбәк ачык фестивалендә II дәрәҗә дипломант булуга иреште. Фестиваль үзенең бөтен гомерен халык биюе сәнгатен өйрәнүгә һәм үстерүгә багышлаган мәшһүр балетмейстер Александр Хөсәенов искә алу хөрмәтенә...

Биектауның "Затейники" балалар хореография коллективы халык биюенең А. Хөсәенов исемендәге "Дуслар әйлән-бәйлән уйный" дип исемләнгән, 26 һәм 27 нче ноябрьдә Казанда узган XVI нчы Төбәк ачык фестивалендә II дәрәҗә дипломант булуга иреште.

Фестиваль үзенең бөтен гомерен халык биюе сәнгатен өйрәнүгә һәм үстерүгә багышлаган мәшһүр балетмейстер Александр Хөсәенов искә алу хөрмәтенә уздырыла. Быелгы фестивальдә Татарстан Республикасыннан һәм Идел буе төбәкләреннән 70 хореография коллективы катнашты. Алар арасында Биектау районы вәкилләре - районның үзәк мәдәният йортында иҗат итүче "Затейники" коллективы да булды. Балалар фестивальдә ике - "Тылсымлы яшьлек" татар биюен һәм "Акуна матата" африкалылар биюен тәкъдим иттеләр. II дәрәҗә диплом безнекеләргә менә шушы дәртле бию өчен бирелде дә.

"Затейники" коллективы оешканга әле нибары 4 ел гына булса да, алар "Йолдызлык" республика фестивалендә әллә ничә тапкыр җиңү яуладылар инде. Хәзер алар яңа үрләрне яулыйлар - төрле төбәк фестивальләрендә чыгыш ясый башладылар.

Бию төркеменә бүгенге көндә 30 бала - район үзәгеннән һәм районның башка авылларыннан 20 кыз һәм 10 малай йөри. Алар атнага 3 тапкыр шөгыльләнәләр. Коллективка Луиза Биккузина җитәкчелек итә. Ул укучылары белән бик горурлана.

- II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнү - коллективыбыз өчен зур уңыш, - дип сөйләде безгә куанычын яшермичә төркем җитәкчесе. - Коллектив зурая, аның сәләте арта бара. Чыгышлар өчен 30лап бию номеры әзерләдек. Балалар шөгыльләнергә килергә атлыгып торалар. Мин үзем дә аларны бик яратам һәм һәркайсы белән горурланам. Кызлар һәм малайларның максатчан булып үсүләренә сөенеп туя алмыйм.

Биектауның 1 нче мәктәбендә 6 нчы сыйныфта укучы Ангелина Фролова белән Зарина Миңгалиева төркемгә оешкан көннән бирле йөриләр. Ангелина үзенең бию белән шөгыльләнмичә бер көн дә тора алмавы турында да әйтте:

- Яңа бию коллективы оештырылуы турында әбием ишетеп кайтты һәм мине шушында алып килде. Шул көннән бирле бию белән мавыгам. Стильләштерелгән, заманчалаштырылган биюләрне аеруча яратам.

- Коллективыбыз зур һәм бик тату. Луиза Гамил кызы барыбыз өчен дә икенче әни. Казандагы конкурста көчле коллективлар күп иде. Призлы урынны яулый алуыбызга бик шатланыштык, - дип уртаклашты үзенең тәэсирләре белән Зарина Миңгалиева.

4 нче сыйныф укучысы Ильяс Хәкимуллин коллективта әле икенче генә ел. Тик шулай да ул берничә чыгышта, шул исәптән фестивальдә тәкъдим ителгәннәрендә үзәк рольләрне үти.

- Биюләрне бик тә яратам. Әйбәт килеп чыксын өчен тырышырга һәм хисчән булырга кирәк, - дип ышанып әйтә Ильяс. - Минем белән әти-әнием, туганнарым да горурлана һәм бию белән шөгыльләнү сиңа килешә, диләр. Мин аларны киләчәктә дә гел сөендереп торырга тырышырмын.

Балаларның мавыгып җырлауларын һәм биюләрен, ихластан көлүләрен һәм куануларын күрү үзе могҗизага тиң! Кече Туган илебезнең сәләтле, талантлы, бай рухлы кешеләре белән дан казануы күңелләргә горурлык, рәхәтле хисләре иңдерә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев