Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Битлек режимы контроле көчәя

Битлекнең вируслы инфекция йоктырудан күпмедер дәрәҗәдә саклый алганын хәзер инде балалар бакчасындагы бала да аңлый. Кискен тын юллары авыруларының сезонлы артуы сәбәпле битлек режимы бүгенге көндә иң актуаль саклану чарасы булып тора.

Мондый режимга әти-әниләр дә, мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләре җитди карый. Без бу атнада ике мәгариф учреждениесендә булып, аларда битлек режимын үтәү тәртибе белән танышып кайттык. Моның өчен районның иң эре мәктәпләренең берсе - 1 нче мәктәпне һәм Дача бистәсендәге Учхоз мәктәбен сайладык.

1 нче мәктәптә 600 бала укый. Башка мәктәпләр белән чагыштырганда балалар саны күп. Роспотребнадзор таләпләре эре мәктәпләр өчен дә, кече мәктәпләр өчен дә бер төрле. Димәк, 600 бала укый торган мәктәп җитәкчелегенә тагын да зур җаваплылык йөкләнә.

Районның 1 нче мәктәбендә укучы балаларны өч төркемгә бүлгәннәр. Беренче сыйныф балалары аерым игътибар үзәгендә тора. Алар өчен чишенү-киенү бүлмәсе дә аерым билгеләнгән. Башлангыч сыйныф укучылары икенче бер төркемгә керә. Өлкән сыйныф укучылары тагын бер төркемне тәшкил итә. Һәр төркемнең мәктәпкә керә торган үз юлы -ишеге бар. Мәктәп фойесында балаларның күпләп җыелып торуы биредә бөтенләй күзәтелми. Үзара дистанция сакларга мөмкинлек бар.

Ашханәдә дә таләпләр катгый куелган. Биредә өстәлләр, идән, тәрәзәләр дезинфекцияләнә. Пешекчеләр, ашханәдә хезмәт күрсәтүчеләр барысы да битлек, перчатка кигән. Идәндә «Ара сакла!» дигән билгеләр язылган.

Физика, химия һәм информатика дәресләреннән кала, барлык сыйныф укучылары өчен дә аерым бер класс беркетелгән. Хәзер укытучылар гына класстан класска күчеп йөри. Алар барысы да битлек кигән. Беренче рәттәге парта белән укытучы тора торган урын арасы тиешле таләпләргә җавап бирә икән, бу очракта укытучыга битлеген салырга рөхсәт ителә

Мәктәпләрдә санитайзерлар иң популяр атрибутка әйләнде. Тәнәфес вакытында кулларны дезинфекцияләү сыекчасы шактый гына кими. Башлангыч сыйныф балалары өчен махсус юеш салфеткалар куела.

«Башлангыч сыйныф укучыларына санитайзерларны куярга куркабыз. Чөнки алар аның белән дөрес файдалана белми. Шул сәбәпле балаларга юеш салфеткалар куябыз», - ди 1 нче мәктәп директоры Елена Гыйлманова. Мәктәптә һаваны дезинфекцияләү приборы да бар. Ул, чиратлап, мәктәпнең балалар күпләп йөри торган һәр урынына куела. Атна ахырында мәктәпне яхшылап юып, чистартып чыгаралар.

Учхоз мәктәбендә барлыгы 74 бала белем ала. Бу сан районның 1 нче мәктәбендәге укучылардан 8 тапкырга кимрәк. Биредә дә Роспотребнадзор куйган таләпләр тулысы белән үтәлә. Балалар мәктәпкә кергәндә температуралары үлчәнә, куллар дезинфекцияләнә.

«Уку елы башында күпләп дезинфекцияләү препаратлары, башка төрле химик препаратлар алып куйган идек. Дәресләр тәртибе дә үзгәртелде. Балаларның дәресләре төрле вакытта башлана. Һәрбер сыйныфның үзенең кабинеты бар», - дип аңлатып үтте мәктәп директоры Нияз Мияссаров. Балалар саны аз булу сәбәпле, аларны имин ара саклап утыртып була. Укытучылар барысы да битлектән. Баланың температурасы күтәрелсә, ул дәрескә кертелми. Балалар һәм укытучылар иминлеге, сәламәтлеге район мәктәпләрендә күз уңында тора.

Энҗе ГАРӘФИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев