Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Зур Битаман авылында яңа мәдәният йорты ачылды

Бүген Зур Битаман авылында яңа мәдәният йорты ачу тантанасы булды. Әлеге тантаналы чарада Россия Федерациясе финанс министы урынбасары Айрат Фәррахов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллиннар катнашты. Яңа мәдәният йорты 200 кешегә исәпләнгән. Бинада авыл җирлегенең Башкарма...

Бүген Зур Битаман авылында яңа мәдәният йорты ачу тантанасы булды. Әлеге тантаналы чарада Россия Федерациясе финанс министы урынбасары Айрат Фәррахов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, "Казан Кремле" музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева һәм Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллиннар катнашты.
Яңа мәдәният йорты 200 кешегә исәпләнгән. Бинада авыл җирлегенең Башкарма комитеты һәм почта бүлеге урнашкан.

Ачылу тантанасы зур бәйрәмгә әверелде. Авыл халкы көче белән әзерләнгән концерт номерлары күрсәтелде. Шулай ук татар эстрадасы йолдызы Эльнар Сабирҗанов та чыгыш ясады. Бәйрәмдә аның башкаруында авылга багышлап язылган "Әй, Битаманым" җыр премьерасы да булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев