Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бистә халкына – Яңа ел бүләге

Яңа ел алды көннәре районыбызда истәлекле, сөенечле вакыйгаларга бик бай. Бу атнада Биектау бистәсе халкы өчен өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында бистә халкы һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин яңа пунктның булачак фельдшерына, изге теләкләр теләп, символик ачкыч тапшырды. Соңыннан район башлыгы, Биектау Үзәк...

Яңа ел алды көннәре районыбызда истәлекле, сөенечле вакыйгаларга бик бай. Бу атнада Биектау бистәсе халкы өчен өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Аны ачу тантанасында бистә халкы һәм мәртәбәле кунаклар катнашты. Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин яңа пунктның булачак фельдшерына, изге теләкләр теләп, символик ачкыч тапшырды. Соңыннан район башлыгы, Биектау Үзәк район хастаханәсе баш табибы Эмиль Шәрәфиев, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бүлек башлыгы Фәнис Исхаков һәм фельдшер-акушерлык пунктының булачак хезмәткәрләре фанфарлар астында ал тасманы кисеп, бинага уздылар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге пункт Республикада соңгы елларда ачылган 300-нче пункт булып тора. Ә Биектау районында - ул унынчы. Икесе дә юбилей саннары. Яңа фельдшер-акушерлык пункты тышкы яктан бик җыйнак булып күренүенә карамастан, бик якты һәм иркен. Нәтиҗәле эш өчен барлык уңайлыклар тудырылган. Мондагы медицина җиһазларын шәһәр тибындагы ФАПларда да сирәк очратырга туры килә. Алданрак бистә халкына сәламәтлеккә килгән кечкенә генә зыян аркасында да "Ашыгыч ярдәм" чакыртырга туры килә иде. Бүген фельдшер-акушерлык пункты теләгән һәр кешене сәламәтлеккә кагылган проблемасы белән өзлексез һәм тоткарлыксыз кабул итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев