Биш медаль безнеке
Биектау спортчылары 1999-2001 елда туган кызлар һәм малайлар арасында тхэквондо буенча республика Беренчелегеннән төрле дәрәҗәдәге 5 медаль алып кайттылар. 53 килограмм авырлыкта беренче урынны Глеб Комлев яулады, 57 килограммлы үлчәү категориясендә Азат Закиров икенче урынны алды. 33, 41 һәм 59 килограмм авырлыкта өченче урыннарга Виталий Чугунов, Роман Комлев һәм Роза...
Биектау спортчылары 1999-2001 елда туган кызлар һәм малайлар арасында тхэквондо буенча республика Беренчелегеннән төрле дәрәҗәдәге 5 медаль алып кайттылар.
53 килограмм авырлыкта беренче урынны Глеб Комлев яулады, 57 килограммлы үлчәү категориясендә Азат Закиров икенче урынны алды. 33, 41 һәм 59 килограмм авырлыкта өченче урыннарга Виталий Чугунов, Роман Комлев һәм Роза Сәлахетдинова чыкты. Алар барысы да балалар-үсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рәшит Кунафинда тәрбияләнүчеләр.
Сайт фотосы izhevskinfo.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев