Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биредә төп байлыгыбыз саклана

Мәктәптә һөнәри юнәлеш бирү эшенең иң кызган чагы. Уку елы дәвамында егетләр һәм кызлар төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре белән танышалар, төрле предприятиеләргә экскурсияләргә баралар. "Ашлык кабул итү предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыятенә булган шундый экскурсияләрнең берсе турында Коркачык урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Аделина Фазылҗанова җентекләп сөйләде. Халкыбызның "Икмәк -...

Мәктәптә һөнәри юнәлеш бирү эшенең иң кызган чагы. Уку елы дәвамында егетләр һәм кызлар төрле һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре белән танышалар, төрле предприятиеләргә экскурсияләргә баралар. "Ашлык кабул итү предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыятенә булган шундый экскурсияләрнең берсе турында Коркачык урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы Аделина Фазылҗанова җентекләп сөйләде.

Халкыбызның "Икмәк - бөтенесенә дә баш!" дигән мәкале бар һәм, чынлап та, кеше икмәксез хәтта бер атна да тора алмый. Бу ризыкны без көн саен аш һәм ботка, башка ризыклар белән дә, май ягып та ашыйбыз. Кешеләр ипинең көндәлек тормышыбызда һәрдаим булып торуына шулкадәр күнеккәннәр ки, күпләр хуш исле икмәк-күмәчләр булып табыннарыбызга килеп җиткәнгә кадәр ашлык белән ниләр эшләнүен инде хәтерләмиләр, моны хәтта белмиләр дә бугай.

Безнең мәктәп укучылары шушы сорауга җавап табарга булдылар. Рәсемдәге шикелле матур поселогыбыз территориясендә "Ашлык кабул итү предприятиесе" ачык акционерлык җәмгыяте урнашканлыктан, әлеге бурычны тормышка ашыру әллә ни катлаулы булмады. Без анда барганда карлы, салкын көн иде. Предприятиенең генераль директоры Нияз Гарипов - ачык йөзле һәм киң күңелле кеше, ул безне бик ягымлы каршы алды һәм баш инженер кулына тапшырды. Айдар Гайнетдинов безнең өчен ашлык кабул итү предприятиесе территориясе буйлап кызыклы экскурсия уздырды.

Табыннарыбызга куелганга кадәр икмәк бик озын юл уза икән. Башта игеннәр районыбызның барлык басуларыннан йөк машиналары белән ашлык кабул итү предприятиесенә китерелә. Лабораториядә ашлыкның сыйфаты тикшерелә. Мондый җентекле хезмәтне машиналар түгел, ә бәлки хатын-кызларның кайгыртучан куллары башкара. Соңыннан он итеп тарттырылачак ашлыкның сыйфатын билгеләү өчен бик зур сабырлык кирәк. Аннары ашлык бункерга салына, аннан транспортер буйлап киптерү камерасына төшә. Биредә ул сортларга аерыла һәм киптерелә. Аннары ашлыкны эшкәртүнең соңгы этабы башлана. Шул ук транспортер буйлап ул складка озатыла һәм анда яхшылап кипкәнче саклана. Аннары вагоннарга тутырыла һәм ашлык төягән составлар тимер юл буйлап иксез-чиксез Туган илебезнең төрле почмакларына китәләр.

Ашлык кабул итү предприятиесендә эшләүчеләрне дә билгеләп үтми булмый. Директор Нияз Гарипов, инженер Айдар Гайнетдинов, башка хезмәткәрләр - алар барысы да тырыш, киң күңелле, вазифаларын яратып башкара торган кешеләр. Аларның һөнәрләре - авыл җирендә иң әһәмиятле хезмәтләрнең берсе. Армый-талмый, тырышып эшләүләре өчен аларга зур рәхмәт!

Безнең өчен менә шундый кызыклы экскурсия оештырылды. Мәктәпкә әйләнеп кайтканда бераз арыган булсак та, үзебезне кызыксындырган сорауларга җавап табуыбыздан күңелләребез күтәренке иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев