Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Бимәр авылында торак йорт янды (ФОТО)

1 ноябрь көнне Биектау районының Бимәр авылында янгын чыкты. Бу хакта 112 номеры буенча коткару хезмәтенә Бимәр авылы кешеләре шалтыратып хәбәр итәләр. Шалтыратудан соң 8 минут үткәч, янгын чыккан урынга беренче янгын хезмәте килеп тә җитә. Коткаручылар килеп җиткәндә бер катлы өйне янгын тулысынча каплаган була. Янгын сүндерүчеләр иң беренче...

1 ноябрь көнне Биектау районының Бимәр авылында янгын чыкты. Бу хакта 112 номеры буенча коткару хезмәтенә Бимәр авылы кешеләре шалтыратып хәбәр итәләр.

Шалтыратудан соң 8 минут үткәч, янгын чыккан урынга беренче янгын хезмәте килеп тә җитә.
Коткаручылар килеп җиткәндә бер катлы өйне янгын тулысынча каплаган була. Янгын сүндерүчеләр иң беренче эш итеп әлеге вакытка ут капмаган, йорттан 1 метр ераклыкта урнашкан сарайга су сиптерә башлыйлар.
Берникадәр вакыттан соң янгын да тулаем сүндерелә. Суны янгын чыккан урыннан 500 метр ераклыкта урнашкан янгын гидрантыннан алалар. Өй һәм веранда тулаем янып бетә. Гомуми мәйдан 42 кв.м.
Хәзерге вакытка янгын чыгуның сәбәбе итеп, электр җиһазларын дөрес итеп урнаштырмауны атыйлар. Янгында зыян күрүчеләр юк. Янгын 150 000 сум тирәсе матди зыян салган дип исәпләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев