Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Әбиләр һәм бабайлар – иң ышанычлы дуслар

Биектауның 2 нче урта мәктәбенең 4 "Б" сыйныфында укучылар әбиләрен һәм бабайларын үзенчәлекле бүләк белән сөендерделәр. Алар сыйныф җитәкчеләре Наталья Буртакова җитәкчелегендә Өлкән-нәр көненә багышланган бәйрәм программасы әзерләделәр. Балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кунаклар "Яшәртә торган алмалар" турындагы әкиятне дә рәхәтләнеп карадылар, Убырлы карчыкның сүз-ләрен "тыңлап", алмаларны эзли дә башладылар: табышмаклар...

Биектауның 2 нче урта мәктәбенең 4 "Б" сыйныфында укучылар әбиләрен һәм бабайларын үзенчәлекле бүләк белән сөендерделәр.

Алар сыйныф җитәкчеләре Наталья Буртакова җитәкчелегендә Өлкән-нәр көненә багышланган бәйрәм программасы әзерләделәр. Балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Кунаклар "Яшәртә торган алмалар" турындагы әкиятне дә рәхәтләнеп карадылар, Убырлы карчыкның сүз-ләрен "тыңлап", алмаларны эзли дә башладылар: табышмаклар чиштеләр, халык җырларын искә төшерделәр, викторинада катнаштылар. Очрашу шулкадәр күңелле булды, вакытның үткәнен сизми дә калдылар.

Бу сыйныфта "Яблоневый ряд" ансамбленә йөрүче балалар укый. Алар өлкәннәр белән бергә "Заинька" дигән җырны бик матур итеп башкардылар. Фольклор коллективы халыкның гореф-гадәтләрен кадерләп саклый - күптәннән онытылып беткән, иске, борынгы җырларны яңарта. Әлеге ансамбль Биектауның 2 нче мәктәбендә уздырылган бер генә чарада да катнашмый калмый.

Әбиләр һәм бабайлар педагог Наталья Буртакованың иҗади рухта оештырган бәйрәмен, үзенчәлекле котлауларны бик ошаттылар. Мондый чаралар ешрак уздырылса да әйбәт булыр, чөнки алар яхшылыкка, оныкларны өлкән буынга хөрмәт белән карарга өйрәтәләр, дигән теләкләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев