Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулыларның изге гамәлләре

#МыВместе Бөтенроссия акциясенә Татарстан да кушылды. Әлеге хәйрия хәрәкәт кысаларында республикада “Шәфкатьлелек кәрзине” дип аталган проект тормышка ашырыла.

“Шəфкатьлелек кəрзине” проектында “Шəфкатьле кешелəр лигасы” хəйрия фонды һəм Гомумроссия халык фронты катнаша. Аңа республикада беренчелəрдəн булып Биектау районы кушылды. Өч кибеттə халыкка азык-төлек белəн хəйрия ярдəме күрсəтү өчен махсус бокслар урнаштырдылар. Җыелган товарлар соңыннан социаль яклау бүлегенə тапшырылачак һəм анда бүгенге көндə ярдəмгə аеруча мохтаҗ кешелəргə бүлеп бирелəчəк. Азык-төлек тупланмаларын пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаилəлəр һəм ашамлыкларга кытлык кичерүчелəр алачак. Килəчəктə мондый бокслар Татарстан Республикасының башка муниципаль районнарында да урнаштырылачак.

- “Шəфкатьлелек кəрзине” проектын гамəлгə ашырып, без мохтаҗларның барысына да тиешле бер тəртиптə ярдəм күрсəтергə планлаштырабыз һəм бу бары пандемия чорында гына да булмаячак. Азык-төлек тупланмалары кайгыртучылары булмаганнарга, пенсиясе яки хезмəт хакы кечкенə булучыларга бик тə ярап куяр, - дип аңлатты “Шəфкатьле кешелəр лигасы” хəйрия фонды директоры Лилия Мөхəммəтҗанова. Мондый күркəм эшлəрдəн Биектау районы да читтə калмады.

- Бу акциягə без дə кушылырга булдык һəм кибетлəрдə шундый бокслар урнаштырабыз. Аларга район кешелəре башкалар өчен азык-төлек салып, əлеге изге гамəлгə үзлəреннəн өлеш кертə алалар, - диде Биектау районы Башлыгы Рөстəм Кəлимуллин.

Биектау районына аеруча мохтаҗ кешелəргə бирү өчен 1000гə якын азыктөлек тупланмасы кайтарылды. Мондый хəйрия ярдəмне “Биектау” спорт комплексына китерделəр. Тиздəн барлык ашамл ы к л а р к о р о н а в и рус пандемиясеннəн аеруча зур зыян күреп, кыен хəлдə калганнарга бүлеп бирелəчəк. Монысы азыктөлек тупланмаларының беренчесе. Аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстəм Миңнеханов күрсəтмəсе нигезендə “Ярдəм янəшə” акциясе кысаларында кайтардылар.

Реклама

- Азык-төлек тупланмалары якындагы көннəрдə аларга аеруча мохтаҗлык кичерүче кешелəргə таратылачак, - дип ышандыр ды Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитəкчесе Дамир Шəйдуллин.

Акция пандемия тəмамланганчы дəвам итəчəк. Азык-төлекне ике атнага бер тапкыр ярдəмгə мохтаҗларга китереп бирəчəклəр. Биектау районына барлыгы һəркайсында 819ар тартма белəн 4 партия азык-төлек тупланмасы кайтарылачак.

Гүзəл ГАЗИЗУЛЛИНА, Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев