Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулыларда тимер туй: 65 еллык озын гомерле мәхәббәт

Биектау авылыннан ирле-хатынлы Шәриповлар 65 елдан бирле бер-берсен яратып, бәхетле гомер кичерәләр. Гаилә башлыгы Илдус Закир улы декабрь аенда 85 яшьлек юбилеен билгеләп үткән. Шундый озын гомерле мәхәббәтнең сере нәрсәдә соң?

Илдус Закир улы белән Мәрхәм Шәрәп кызының, тормыш сукмакларыннан җитәкләшеп атлап, тату гомер кичерүләренә җиденче дистә ел киткән. Ире Әтнә районында, ә хатыны Донецкида туган. Ә язмыш аларны ерактагы 1957 нче елда Сабан туенда очраштырган. Ул чакта Мәрхәм туганнарына кунакка кайткан була. Ир белән хатын икесе беравыздан тәүге очрашудан соң бер-берсеннән башка яши алмаулары турында әйтәләр. Егет озын-озак уйлап тормый, сөйгән кызы янына Донецкига китә. Ул вакытта егеткә - 20, кызга нибары 17 яшь була. Гашыйклар әле тиз генә өйләнешә дә алмыйлар, кәләшкә унсигез тулганны көтәргә туры килә. Илдус шахтага эшкә урнаша. Вакыты җиткәч, өйләнешәләр. Беренче балалары да Донецкида туа. Ике елдан соң Шәриповлар гаиләсе Татарстанга әйләнеп кайта.

- Тормышта безгә гел уңай килеп торды. Һәрвакыт кем дә булса акыллы киңәшен бирә, булыша иде. 1959 нчы елда, без “Бөреле” совхозына кайткач, совхоз директоры Юдин мине күреп алды да: “Моны ничек аңларга? Безгә эшкә бала-чага җибәргәннәр”, - диде. Ул чакта мин бик ябык, авырлыгым да бары 42 килограмм гына иде. Мин хәтта бу сүзләргә үпкәләп тә куйдым. Нинди бала булыйм мин, кулымда улым бар ич инде, - дип исенә төшереп сөйләде ул чактагы вакыйганы Мәрхәм Шәрипова.

Илдус Закир улы электрик өйрәнчеге булып эшкә урнаша һәм бер үк вакытта укый да. Мәрхәм Шәрәп кызы җәнлек кухнясында эшли. Язмыш аларны кайларга гына илтмәгән дә, кайларда гына яшәтмәгән. Киндерледә яшәгәннәр, аннары 20 ел Үзбәкстанда торганнар. Әмма кайда гына булсалар да, барыбер соңыннан туган районнары Биектауга әйләнеп кайтканнар. Бу нәкъ менә Советлар Союзы таркалган еллар була. Ирле-хатынлы Шәриповлар “Калининский” совхозына урнашалар. Эшләрен җиренә җиткереп башкаралар, бер-берсе хакына, балалар хакына дип тырышалар. Ул вакытка инде ике уллары - Илһам белән Ирек үсеп килә. Шундый нык, озын гомерле мәхәббәтнең сере нидә дигән сорауга Илдус Закир улы да, Мәрхәм Шәрәп кызы да беравыздан бер-береңне аңлау, хөрмәт итү дип җавап бирделәр.

- Кайвакыт мин бабайга: “Мин сиңа алай эшләмә, ә менә болай эшлә, дип әйттем бит”, - дип, кычкырып та җибәрә алам. Ә менә Илдусның беркайчан да миңа тавышын күтәргәне булмады. Ул - безнең гаиләнең терәге. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки ул үзенең гаилә башлыгы икәнлеген бер мизгелгә дә онытмый. Һәм иң мөһиме - 65 ел элек мине ничек яраткан булса, хәзер дә шулай ярата, - дип өстәде Мәрхәм Шәрипова.

Реклама

Ир белән хатын тормышларыннан да, бергә үткән гомернең һәр көненнән дә канәгатьләр. Илдус Закир улы бүгенге көндә “Галимулла” мәчете мөәзине, аны җирләү, никах уку, исем кушу йолаларын уздырырга чакыралар. Аның янына киңәш сорап та киләләр. Ә гаилә башлыгының, үзенең бай тормыш тәҗрибәсенә һәм изге китапка таянып әйтер сүзләре дә, акыллы киңәшләре дә җитәрлек. Бәхетле гаиләнең 2 улы, 4 оныгы һәм 5 оныкчыгы бар. Ә иң сөендергәне - аларда һәрвакыт бәхетле булу теләге һәм омтылышы яши.

- Күңелең кушканча яшәргә һәм тормыштан ямь табарга тырышырга кирәк. Әгәр дә шундый омтылышың юк икән, ул тормыш булмый инде, - дип йомгаклап куйды сүзен Илдус ага Шәрипов.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X