Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар күбрәк үзебездә җитештерелгән товарларны яратып алалар

Биектау районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырылды. Биектаулылар үзебезнең районнан гына түгел, республиканың башка районнарыннан да китерелгән, бәяләре кулай булган азык-төлекне алу мөмкинлеген күптән көтәләр иде.

Ял көннәрендә Биектау авылында спорт комплексы янында агымдагы елның йомгаклау авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Биектау районыннан да, башка районнардан да 20дән артык авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр үз товарларын тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, шикәрне Буадан алып килгәннәр иде.

- Гадәттә без ярминкәләрдә авыл җирлеге һәм өлкән яшьтәге кешеләр өчен кулай булган бәяләрне билгелибез, - диде Биектау районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфар Әхмәтгалиев.

Ярминкәгә 18 тонна ашлык, 300 килограммнан күбрәк сөт, 2 тонна бәрәңге, шулай ук төрле ит ашамлыклары һәм казылыклар алып килгәннәр. Ит сатучылар янына озын чират тезелде. Аңа гаҗәпләнерлек тә түгел - яхшы сыйфатлы продуктларны әллә каян күреп алалар.

- Ярминкәгә килүемә бик канәгать. Бавыр, сыер ите, койка пешерү өчен ит ризыклары алдым. Без гел шушыннан алабыз, биредә бик тәмле ит саталар. Казанга барып йөри алмыйбыз, ярминкә Биектауда узганда килеп, кирәкле продуктларны сатып алабыз, - диде Саида Кошелева.

Биредә арзан бәяләрдән шикәр комы, он, кипкән җиләк-җимеш, бал, балык, шул исәптән тере балыклар да алырга мөмкин иде. Тере балыкны Казаннан бер эшмәкәр алып килгән. Ул сәүдә ноктасы тотуның отышлы булмавы, ярминкәләрдә катнашуның отышлырак икәнлеге, балыкны күбрәк сатып булуы турында сөйләде.

- Гадәттә Казанда уздырылучы ярминкәләрдә катнашам. Бирегә безне җирле хакимият чакырды, шуңа күрә килдек, - дип сөйләде Радик Абдульманов.

Монысы әле соңгы ярминкә түгел, тагын берсе Казанда уздырылачак, ә киләсесе инде кыш азагында, яз бәйрәмнәре алдыннан оештырылыр дип көтелә.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев