Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар иске Яңа елны каршыладылар

“Казан арты” паркында бәйрәм чарасы оештырылды. Биектау районы артистлары бирегә җыелучыларны үзләренең иҗат җимешләре белән сөендергән арада спорт мәйданчыкларында Яңа ел уеннары үткәрелде.

“Казан арты” паркында иске Яңа елны каршылауга багышланган бәйрәм чарасы уздырылды. Бәйрәмне оештыручылар район кешеләрен мавыктыргыч конкурсларга һәм күңелләрне җилкендерә торган дәртле биюләргә җәлеп иттеләр. Матур костюмнар кигән әкият персонажлары кунакларны киемнәренең күз явын алырлык булуы һәм тын да алмый карый торган тамашалары белән таң калдырдылар. Балалар исә паркка җыелган ә к и я т г е р о й л а р ы н ы ң күплегенә сокланып туя алмадылар. Районның мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан куелган концерт әлеге чарага килгән һәркемнең күңеленә хуш килде.

- Биектау районында мондый чаралар оештырылуга без бик шат. Яңа ел бәйрәмнәрендә без бирегә еш килдек. Шундый бүләк әзерләгәннәре өчен оештыручыларның барысына да зур рәхмәт, һәммәгезне дә иске Яңа ел белән котлыйм, - диде Алена Ренкова.

Кыш бабай белән Кар кызы бәйрәмгә җыелучыларны күңелле әйлән-бәйлән уенына җәлеп иттеләр. Ә төп сәхнәдә “Зоренька” халык җыр ансамбле бәйрәм кунакларын хисләргә бай, дәртле җырлары белән шатландырды. Биеп арыган кешеләр алдан ук уйлап, махсус оештырылган палаткага кереп, тамак ялгап ала алдылар. Чәйләп алырга керүчеләрне куертылган сөтле коймак һәм кайнар чәй белән сыйладылар.

- Биредә бөтенесе дә яхшы. Көне дә алдан заказ биреп куйган кебек карлы һәм матур. Искиткеч бүген. Әле коймактан да авыз итәргә ниятләп торабыз, - дип бәйрәмгә шатлануын белдерде Әлфия Әхмәтшина.

Россиядә иске Яңа елны 1918 нче елдан бирле бәйрәм итәләр. Моңа инде йөз елдан артык вакыт үтеп китсә дә, кешеләр бүгенге көндә дә бу датаны бик рәхәтләнеп билгеләп үтәләр. Бәйрәмнең азагына кадәр торучылар салютны да күрә алдылар. Яңа ел күңел ачуларын ул менә шулай күңелле итеп йомгаклап та куйды.

Эрнест АБДУЛАЕВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев