Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар “Җиңү йөзе” проектында ата-бабаларының истәлеген мәңгеләштерә ала

Күп функцияле үзәк халыкка төрле юнәлештәге хезмәт күрсәтә. Күптән түгел үзәктә тагын бер мөһим юнәлеш ачылды. “Җиңү йөзе” халыкара тарихи проект сугышта катнашкан ата-бабаларыбыз турында мәгълүматны күп функцияле үзәкләр аша мәңгеләштетергә ярдәм итте. Проект илебез тарихында гына түгел, бөтен кешелек тарихында иң җимергеч һәм канкойгыч сугышта җиңүгә үз өлешен керткән һәр кеше турында мәгълүмат биреп, хәтерне саклауга юнәлдерелгән. Ул  сугышта катнашкан солдатлар турында гына түгел, партизан отрядларында көрәшкән, оккупантларга төрле юллар белән каршылык күрсәткән, тылда  көнне-төнгә ялгап эшләгән һәркем турында мәгълүмат мәйданы булачак.

“Җиңү йөзе” халыкара тарихи проект Җиңү музее башлангычы белән 2019 елның декабрендә  эшли башлады.  Моңа кадәр беркайчан да киң күләмдә мәгълүмат туплаган мондый  базалар булганы юк иде.

“Быел “Җиңү йөзе” халыкара тарихи проектка  күп функцияле үзкләр дә кушылды, - ди Татарстандагы күп функцияле үзәк дәүләт бюджет учреждениесенең Биектау районындагы филиалы башлыгы Гөлия Гарипова. -  Сугышта катнашкан туганы турында белешмәләр калдырырга теләгән һәркемне без бик шатланып кабул итәчәкбез”.

Күп функцияле үзәктә эшләүче Гөлназ Сәетшина районда беренчеләрдән булып үзенең бабасы турында мәгълүматны базага кертеп тә куйган. “Җиңү йөзе” проекты сугыш кырында һәлак булган, шул чорда фронт өчен хезмәт куйган кешеләрнең батырлыгын мәңгеләштерү максатыннан оештырыла. Проектка кергән мәгълүмат безнең балаларга, оныкларга калачак”, - ди Гөлназ Сәетшина. Мәгълүматны базага кертүнең бернинди кыенлыгы юк. “Җиңү йөзе” сайтына кереп, теркәү узарга һәм үзең теләгән кеше турындагы мәгълүматны шунда урнаштырырга гына кирәк.  

Үзенең сугышта катнашкан ата-бабалары, сугыш чорында тылда эшләгән әниләре, әбиләре, апалары турындагы мәгълүматны проект базасына  кертергә теләгән кеше, мәгълүматны электрон форматка салып, күп функцияле үзәккә алып килергә тиеш.   Ә үзәк хезмәткәрләре аны база кертергә ярдәм итәчәк.

Иң мөһиме, мәгълүмат чын дөреслеккә туры килергә тиеш.

«Җиңү йөзе» проекты халыкара статуска ия. Шулай булгач, дөньяның төрле илләрендә яшәүче гражданнар Җиңү музеенда үзенең якыннары турында мәгълүматны урнаштыра һәм каһарманнар батырлыгын килер буыннарга калдыра ала.

Эрнест Абдулаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев