Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар Бөтенроссия өмәсендә актив катнаштылар

Өмәләр - әйләнә-тирә мохит турында кайгыртучанлык күрсәтү өчен менә дигән этәргеч.

Узган шимбәдә учреждение һәм оешмаларда эшләүчеләр, мәктәп балалары, авыл халкы бердәм булып Бөтенроссия өмәсенә чыкты. Өмә илебезнең барлык шәһәрләрендә һәм төбәкләрендә, шул исәптән Биектау районында да узды. Бу көнне Биектау тимер юл станциясе бистәсендә тәртип урнаштырылды.

Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр, укучылар, шулай ук барлык оешма һәм предприятиеләрдә хезмәт куючылар “Экояз 2022” акциясе кысаларында йорт тирәләрен, урамнарны җыештырырга чыктылар. Бөтен җирдә дә тәртип урнаштырылсын һәм чистартылмаган урыннар калмасын өчен һәр оешмага да аерым участок беркетелгән иде.

- Санитария-экология мәсьәләләрендә район территориясендә тәртип урнаштырабыз. Коллективыбыз бик дус, бергәләп җыелабыз да, бергәләп җыештырабыз. Аннары чүп-чар тутырылган капчыкларны шулай ук бергәләп машинага төйибез, - диде район Башкарма комитетының административ комиссиясе баш белгече Ирина Ковалева.

Экологик марафонда актив катнашкан предприятиеләр һәм оешмалар үз номинацияләрендә конкурста җиңү яулый алалар. Район туры 13 нче майга кадәр дәвам итәчәк, ә җиңүчеләр май азагында тәмамланачак республика этабында катнашачаклар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, коллективлар территорияләрне беренче чиратта үзләре эшли һәм яши торган урын чиста булсын өчен җыештыралар.

- Һәрхәлдә районның чисталыгы өчен без үзебез җаваплы. Аны бездән башка кем эшләргә тиеш? Шуңа күрә мондый чараларның уздырылуы бары хуплап кына кабул ителә. Һәркайсыбыз да чисталык һәм тәртипне көннең көнендә игътибар үзәгендә тотса бик яхшы булыр иде, - дип үз фикерен белдерде өстәл теннисы буенча тренер Ирина Миндрюкова.

- Өмәләр уздыру Советлар Союзы чорыннан калган иң яхшы традицияләрнең берсе. Без дә коллективыбыз белән, акыл хезмәтен күпмедер вакытка физик хезмәткә алыштырып торып, еш кына урамга чыгабыз, территорияне җыештырабыз, - дип өстәде «Биектау-ТВ» хәбәрчесе Эрнест Абдулаев.

Экоязда һәркем дә катнаша ала, бары тик эшкә бәя биреләчәк номинацияне генә ачыкларга кирәк. Тәкъдим ителә торган номинацияләр - балалар бакчасы, мәктәп, гаилә, экологик ишегалды, предприятие һәм муниципаль берәмлек.

Галия ИЛДАРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев