Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулыларның коммуналь хезмәтләр өчен бурычы 28 миллион сумнан артып китте

Районда яшәүчеләрнең газ, электр энергиясе, судан бушлай файдалану теләге арта гына бара. Бурычларын үз вакытында түләргә яратмаучылар яши торган җирлекләрнең "кара исемлеге"ндә беренчелекне берничә ай инде Семиозерка һәм Усад авыл җирлекләре, шулай Биектау авылы кулдан ычкындырмый. Бөтен районны нәкъ менә алар "аска өстери". Бурычлылар белән даими эш алып барыла, әңгәмәләр...

Районда яшәүчеләрнең газ, электр энергиясе, судан бушлай файдалану теләге арта гына бара.

Реклама

Бурычларын үз вакытында түләргә яратмаучылар яши торган җирлекләрнең "кара исемлеге"ндә беренчелекне берничә ай инде Семиозерка һәм Усад авыл җирлекләре, шулай Биектау авылы кулдан ычкындырмый. Бөтен районны нәкъ менә алар "аска өстери". Бурычлылар белән даими эш алып барыла, әңгәмәләр уздырыла, кисәтүләр ясала. Ә инде сөйләшүләрдән, шалтырату һәм хатлардан файда булмагач, чик чаралар кулланыла башлый: коммуналь челтәр хезмәткәрләре суд приставлары белән бергә рейдлар оештыралар. Бүгенге көндә аларда торак-коммуналь хезмәтләргә бурычлары булучыларга ачылган меңнән артык эш карала. Ни кызганыч, көрәшнең әлеге чик чарасын һаман ешрак кулланырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев