Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар праймеризда катнашты

Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатураларны билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүдә Биектау районы сайлаучылары да катнашты. "Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлеге секретаре Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендәге делегация узган шимбәдә Казанда Теннис академиясендә узган праймеризда булды. Бөтен республикадан җыелган 1588 кеше составындагы сайлаучылар һәм әлеге...

Соңыннан Татарстан Республикасы Президенты вазифасына кандидат итеп күрсәтү өчен кандидатураларны билгеләү буенча партия эчендә алдан тавыш бирүдә Биектау районы сайлаучылары да катнашты.

"Бердәм Россия" партиясенең Биектау җирле бүлеге секретаре Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелегендәге делегация узган шимбәдә Казанда Теннис академиясендә узган праймеризда булды. Бөтен республикадан җыелган 1588 кеше составындагы сайлаучылар һәм әлеге чарада катнашучылар алдында кандидатлар: Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия Федерациясе Федераль җыелышының Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин, Мәскәү дәүләт университетының өйрәнү фәнни үзәге җитәкчесе Олег Морозов чыгыш ясады.

Сайлау комиссиясе хәбәр итүенә караганда, Рөстәм Миңнехановны яклап 1513 кеше тавыш биргән. Марат Әхмәтов яклылар - 874, Олег Морозов кандидатурасын яклаучылар - 789 һәм Сергей Батин яклылар - 705.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев