Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЯҢАЛЫКЛАР

Биектаулылар бүген кояш галосын күзәтә алдылар

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Биектаулылар бик сирәк күренеш -кояш галосын күзәтә алдылар. Гало кояш тирәсендә салавт күпере сыман булып чыга һәм яктылык сирпи. Бүгенге гало кояш нурларының боз кристаллары тарафыннан сындырылып, кайтарылуы белән бәйле рәвештә килеп чыккан. Белешмә. Гало гадәттә Кояш яки Ай тирәсендә барлыкка килә, шулай ук урам яктырткычлары кебек...

Бүген иртәнге сәгатьләрдә Биектаулылар бик сирәк күренеш -кояш галосын күзәтә алдылар. Гало кояш тирәсендә салавт күпере сыман булып чыга һәм яктылык сирпи.
Бүгенге гало кояш нурларының боз кристаллары тарафыннан сындырылып, кайтарылуы белән бәйле рәвештә килеп чыккан.

Белешмә.
Гало гадәттә Кояш яки Ай тирәсендә барлыкка килә, шулай ук урам яктырткычлары кебек башка көчле яктылык чыганаклары тирәсендә дә күзәтелә. Галоның күпләгән төрләре бар, аларны күбесенчә каурыйсыман болытларда 5-10 км биеклектә тропосфераның өске катларындагы боз кристаллары китереп чыгара. Күзәтелүче гало төре кристаллларның формалары һәм урнашуларына бәйле. Боз кристаллары тарафыннан кайтарылган һәм сындырылган яктылык еш кына спектрга таркала, бу аны салават күперенә ошата, ләкин начар яктыртылу сәбәпле аның төслелеге түбән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев